Башкалада яшәүче ир-ат хатыны белән баласын 16нчы каттан ыргыткан

Мәскәүдә хатыны белән баласын 16нчы каттан ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

25 августта иртән «Лефортово» торак комплексында яшәүчеләр кычкырган тавышлар ишетә.

«Торак йорт тәрәзәләре төбендә хатын-кыз һәм нәни бала гәүдәсе табыла, аларда биеклектән егылып төшү билгеләре була», – дип хәбәр иткән Мәскәү прокуратурасы.

Биредә яшәүчеләр тәрәзәдә хатын-кыз һәм сабый бала, алар янында үтерүче дип шикләнелүче ир-атны күрә. Шаһитлар сүзләренчә, ул шәрә була, тәрәзәдән әйберләрне урамга ыргыта.

Тикшерү эшләре бара. Урынга килгән хокук саклаучыларга фатир ишеген ачмыйлар. Хатыны белән баласын үтергән дип шикләнелгән ир-ат фатирда бикләнә һәм башта ишекне ачудан баш тарта. Аннары аны тоткарлыйлар.

Ир-атка 39 яшь, Барнаулда туган, Мәскәүгә күченгән, Үзәк банкта эшләгән, футбол белән мавыга, корпоратив лигада уйный. Хатыны белән берничә ел элек никахлашкан, бала былтыр июльдә туган, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, ир-ат Александр исемле, фатирда сәер язулар һәм антидепрессантлар табылган.

«Мәгънәсе булмаган сәер язулар, рәсемнәр табылган, антидепрессантлар да», – дигән канал чыганагы.

Хәзер Александрны хастаханәгә салганнар. Аны фаҗига урыныннан «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киткәннәр.

Читайте на 123ru.net