Бәяләр сезонны бутаган: «Татарстанда яшелчәләргә бәя майда арзанрак, августта кыйммәтрәк»

«Бәрәңгенең килограммы 60 сум, бөтенләй акылдан яздыгызмы әллә?» – хәзер кибетләрдә сатучыларга сатып алучылардан шундый дәгъваларын тыңларга туры килә. «РТ» яшелчәләрнең хәзер чыннан да парадоксаль рәвештә май аена караганда кыйммәтрәк торуына инанды. "Республика Татарстан" журналисты август «борщ җыелмасы» бәясен исәпләгән, аны узган ел белән чагыштырган, бер уңайдан йомыркага бәяләрне ачыклаган.

Борщ индексы

«Борщ индексы» һәм «борщ җыелмасы» терминнары күптән икътисадчылар кулланылышына керде, шулай булгач, хәтта РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аларны яшелчәләргә – бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер һәм суганга бәяләрне мониторинглау өчен куллана. Ел саен яңа уңыш җыю сезонында борщ җыелмасы базарда яңа яшелчәләр барлыкка килү аркасында арзаная иде. Әмма быел нәрсәдер дөрес китмәде: яшелчәләргә бәяләр май аенда төште, ә җәй ахырына, киресенчә, күтәрелде.

Татарстанстат мәгълүматларына нигезләнгән түбәндә күрсәтелгән инфографикадан күренгәнчә, бер ел эчендә бәрәңге барыннан да ныграк кыйммәтләнгән – 27 процентка, чөгендер бәясе 15,3 процентка күтәрелгән, башка яшелчәләр 2023 елның августы белән чагыштырганда арзанайган кебек, әмма 2024 елның мае белән чагыштырганда кыйммәтләнгән (кишердән тыш).

Шулай итеп, узган елның җәендә татарстанлыларга борщ җыелмасы 239,98 сумга төшсә, хәзер – 246,3 сумга.

Борщ җыелмасының рәсми бәясен реаль бәясе белән чагыштыру өчен, «РТ» корреспонденты өч Федераль сәүдә челтәре кибетләрендә булды.

Биредә бәрәңгенең килограммы 50 сумнан 60 сумга кадәр бәяләнгән, кишерне килосы 47,74 һәм 89 сумга, чөгендерне 40 (акция буенча), 44 һәм 53 сумга, кәбестәне 43 һәм 50 сумга сатканнар. Иң арзан суганны мин 47 сумга таптым, ди хәбәрче. «Уртача арифметик» бәяләрне кушканда борщ җыелмасының бәясе 270 сум тәшкил иткән.

Ул арада борщның төп ингредиенты – иткә дә бәя бер урында тормый. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, быел бер килограмм сыер итенең уртача бәясе 514,77 сум тәшкил итә, ә узган ел – 494,65 (плюс 4 процент). Сарык ите былтыргы 545,49 сумнан быелгы 635,05 сумга кадәр (плюс 23 процент) күтәрелгән. Дуңгыз ите бәясе бер ел эчендә бары тик 0,6 процентка гына арткан – 302,85 тән 304,91 сумга кадәр. Иң арзан борщ – тавык ите белән, ул бер ел эчендә 6 процентка кыйммәтрәк булган, килограммы 213,81 сумга җиткән.

Ә йомырка бәясе?

Тавык ите турында сүз чыккач, без узган елның көзендә бөтен ил буйлап моңарчы күрелмәгән үсеш күрсәткән йомырка бәяләрен мониторларга булдык. Монополиягә каршы хезмәт төбәкләрдә тикшерү башлады. Кайбер урыннарда шикләр расланды, Татарстан мондый төбәкләр рәтенә кермәде.

Хәер, бу тикшерүләр бәяләргә берничек тә йогынты ясамады. Әгәр 2023 елның августында, Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Республикада дистә йомыркага уртача бәя 72,39 сум булса, хәзер аның өчен 106, 29 сум түләргә туры килә.

Аңлашыла ки, йомырка бәяләре категорияләргә һәм маркаларга карап аерыла. Кибет киштәләрендәге ассортиментны өйрәнеп, «РТ» корреспонденты сайлап алу категориясендәге дистә йомырка өчен 110 һәм 126 сумга сатуларын күргән. Беренче категорияне 93 һәм 119 сумнан, икенче категорияне 74 сумнан сатканнар.

Ихтыяҗ бәяләр белән бергә арта

Татарстанстат бәяләр арту белән беррәттән, республикада беренче яртыеллыкта кулланучылар ихтыяҗының рекордлы артуын теркәде. Ваклап сату, җәмәгать туклануы һәм халыкка түләүле хезмәт күрсәтүләрнең суммар әйләнеше триллион сумнан артып киткән (2023 елның алты аенда әйләнеш 865 миллиард тәшкил иткән). Азык – төлек товарларына, алкоголь һәм тәмәкене дә кертеп, татарстанлылар 334,4 миллиард сум тоткан, азык-төлек булмаганнарга – 415,5 миллиард сум, тагын 228,2 миллиардны коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннәр, ә 37,2 миллиард сумны кафе һәм рестораннарда калдырганнар. Өлешчә әйләнешләрнең артуы бәяләр үсеше белән аңлатыла, ләкин куллану үсеше дә шулай ук ачык күренә.

«РТ» газетасыннан Фәридә Якушева язмасы тәрҗемә ителде

Читайте на 123ru.net