Җырчы Эльвира Хамматовага язалар: «Тагын аерылдыгызмы?»

Җырчы, Ринат Рахмәтуллинның концерт директоры Эльвира Хамматова социаль челтрәләрдә урынсыз сораулар бирүчеләргә аптыравын белдерә. «Менә мондый сораулар белән нәрсә әйтергә тели икән бу хатын-кызлар?» – дип аптырый ул.

«Сезнең ирегез кая соң? Күптән түгел генә кияүгә чыктыгыз, ул күренми. Тагын аерылдыгызмы әллә?» – дип язып, җырчының ярасын кузгаткан берәү.

Җырчы икенче тапкыр бәхетен сынап кияүгә чыккан иде, әмма тиз арада аерылышты. Аның беренче иреннән улы бар. Хәзер җырчы улы белән диңгездә ял итә һәм язылучыларының сорауларына җавап бирергә булган.

«Мин тормышымдагы бу битне узган ел ук яптым. Белми калучылар калган булса…

Ә бу рәвешле «хәл белүне» дорфалык дип саныйм», – дип артыгын кызыксынучыларга аккаунтыннан чыгарга тәкъдим иткән ул.

  • Җырчы Эльвира Хамматова кияүгә чыкты: «Бергә тигезлектә картайганда намазга да басарбыз»
  • Эльвира Хамматова: «Аерылдым»

Читайте на 123ru.net