Гөмбә җыючы әби дүрт көн урманда адашып йөргән

Пермь краенда 83 яшьлек әби 4 тәүлек буена урманда адашып йөргән. Аның суы да, ашамлыгы да булмаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«МВД Медиа» белешмәсе буенча, Лысьвада яшәүче пенсионер карчык югалу турында улы хәбәр итә. Ул әнисенең урманда гөмбә җыйганда адашырга мөмкин булуын әйтә.

Әбине эзли башлыйлар. 3 тәүлек эзләгәч, хәлсезләнгән әби табыла. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы көтә торган урынга 3,5 км барырга кирәк була. Яшь усак ботакларыннан носилка ясап, әбине шуңа салып алып кайталар.

Әби сүзләренчә, ул котылуга өметен өзми. Төннәрен физик күнегүләр ясап җылына, яңгыр булганда агачлар астына кача. Ул, үзен эзләүчеләрнең тавышын ишетми калмас өчен, бик аз йоклый.

Хәзер әби өендә һәм кичергән стресстан соң хәл җыя, диелә хәбәрдә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, әби югалу турында 20 августта полициягә әйтәләр. Улы аның инде 1 тәүлек буена кайда йөрүен белми. Шуннан соң 3 көн эзләү бара.

«Әби агач янында тезләнеп тора иде. Полиция хезмәткәре аның кулыннан тота һәм: «Бар да тәмам. Ярдәм килде», – дип әйтә», – диелә әбине табу мизгеле турында.

Читайте на 123ru.net