Яшь килеш инсульт булмасын өчен нишләргә?

Табиб-невролог Юлия Валуйская инсульт авыруының «яшәрүе» сәбәбен аңлата. Инсульт – баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу, ул еш кына пациентның инвалид калуына китерә. Бу турыда «Газета.ру» яза.

Табиб сүзләренчә, инсульт «яшәрә». Моңа күп факторлар йогынты ясый. Мәсәлән, туклану сыйфаты (фастфуд ашау, каян килгәне дә билгеле булмаган БАДлар куллану, күп итеп шикәр ашау, синтетик, ясалма һәм генлы модификацияләнгән ризык күплеге), интоксикация (тәмәке тарту, хәмер эчү, наркотиклар куллану), аз хәрәкәтләнә торган яшәү рәвеше (офиста эшләү, гаджетлар) бик зур әһәмияткә ия», – ди ул.

Ул баш миендә «кан тамырлары катастрофасы» теләсә кайсы яшьтәге барлыкка килергә мөмкин булуын искәртә.

«Балачакта һәм яшьлектә төп сәбәбе – кан тамырлары мальформацияләре яки аневризмалары спонтан ярылу, яки өстә әйтелгән матдәләрнең токсик йогынтысында кан тамырлары стенкасы структурасы һәм үзлекләр бозылу аркасында кан тамыры ярылу», – ди ул.

Табиб аңлатканча, паталогик кан тамырлары ярылу куркынычы психика бозылу фонында (паника, социаль борчулар, депрессия һәм башкалар) аркасында да шактый арта.

Өлкән яшьтә инсультның төп сәбәпләре арасында атеросклероз, гипертония, шикәр диабеты, йөрәк патологияләре бар. Бу халәтләр шулай ук борчу, депрессия һәм башка психик авырулар аркасында тирәнәя. Андый авырулар саны исә соңгы 5 елда шактый артты, ди белгеч.

Шуңа күрә табиб психик авыруларны вакытында ачыкларга һәм аларны дәваларга киңәш итә.

Инсультны түбәндәге билгеләре буенча ачыклап була: кискен башлана (һәрвакытта), баш күк күкрәгән кебек (громоподобная боль) авырта (булырга да, булмаска да мөмкин), неврологик дефицит, ул зыян килү зонасына бәйле (еш кына бит ассиметриясе, сөйләм бозылу, бер аяктан аяк-куллар хәлсезләнү).

«Үзегездә яки башка кешедә шундый симптомнар сизсәгез, тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк», – ди табиб.

Читайте на 123ru.net