«Әнкәй, без штурмга керешәбез, догаларыңны укып тор»

Кукмара районының Әсән-Елга авылыннан Ришат Ногманов узган елның 11 сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзи. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгын саклый. Аның позывное – «Волк». Хәрби турында «Хезмәт даны» газетасы яза.

Ришат Пычак урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Янилдәге училищеда авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем ала.

«Нәрсәгә тотынса да кулыннан килә аның. Техниканы да яхшы белде, слесарьлык эшләрен дә башкарды. Янилдә укыганнан соң, армиягә алынып, Красноярск краенда ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Түбән Кама шәһәрендә, бераз күмәк хуҗалыкта эшләде. Махсус хәрби операциягә авылдан китте. Ришатның электән үк кызулыгы, тиз генә уйлый, шул арада ниятен тормышка ашыра торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булды. Беркөнне эштән кайтты да: «Әнкәй, мин килешү төзедем, илне сакларга китәм, егетләргә булышырга кирәк», – диде. Күңел сыкрап куйса да, улымның батыр йөрәкле булуына сокландым», – дип сөйли хәрби турында әнисе Әлфия ханым.

Әңгәмәдәшемнең сүзләре буенча, Ришат Арпаяз авылыннан Ренат Караев белән бергә килешү төзи, икесе бергә махсус хәрби операция зонасына китәләр, өйрәнүләрдә булалар, алгы сызыкка да керәләр.

«Хәзер Ренат башка бригадада. Ул инде чираттагы ялына да кайтып килде. Ә менә Ришат әле ял турында берни әйтми. Күрәсе килә инде үзен, бала бит, сагындыра. Инде 1 елга якын кәрәзле телефонны кесәдән читкә алып куйганым юк. Юкса, ишетми калырмын, дип куркам. Шөкер, беренче көннән үк ике арада элемтә яхшы булды. Һәрчак алгы сызыкка керер алдыннан: «Әнкәй, без штурмга керешәбез, догаларыңны укып тор», – дип шалтыратып әйтә. Укымаган кая инде ул?! Иртән дә, кич тә махсус хәрби операциядәге һәр егетнең исәнлеге, аларның гомере өчен дога кылам», – ди әни кеше.

Әлфия апа тормыш иптәше Ринат абый белән 3 ир балага гомер биргән. Гаилә башлыгы инде шактый еллар вафат.

«Олы улым гаиләсе белән – Кукмарада, төпчеге Казанда яши, Ришат – махсус хәрби операция зонасында. 8 оныгым, 1 оныкчыгым бар. Яшь үзенекен итә, сәламәтлегем дә ул кадәр мактанырлык түгел хәзер. Ярый әле балалар ташламый, хәлемне белеп, булышып торалар. Ришатка килгәндә, ул беркайчан зарлануны белмәде. Хәзер дә үзләренең кайда, кайсы юнәлештә булулары, ничек яшәүләре, буш вакытларында ни белән шөгыльләнүләре турында берни сөйләми. «Әнкәй, артык сораулар бирәсе түгел», – дип, алдан кисәтеп куйгач, мин дә, хәрбиләргә зыян салмас өчен, телефоннан һәр сүземне уйлап, кирәген генә әйтәм», – ди ул.

Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Ришат Ногманов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, дип яза басма.

Хәрби турында авылдашлары Роза һәм Фәнил Гарифҗановлар:

– Кечкенәдән безнең күз алдында, әнисенең кул арасына кереп үсте ул. Ялт итеп өйләрен җыештырып куя, тәрәзә төпләренә кадәр сөртә, савыт-сабаны юа, фермага әнисенә булышырга да бара иде. Үсеп буйга җиткәч, үзе дә гел чиста-пөхтә йөрде. Күрше буларак безне аеруча хөрмәт итте, матур итеп аралашты, һәр әйткән сүзебезне тыңлады, – диләр. – Теләгебез бер: ил-көннәргә тынычлык килсен, авылдашыбызга якыннары янына исән-сау кайту насыйп булсын.

Читайте на 123ru.net