Элвин Грей Каракалпак Республикасының атказанган артисты булган

Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Каракалпак Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелгән. Бу турыда җырчы үзенең шәхси сәхифәсендә хәбәр итте.

«Сезнең белән шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә – бүген мин Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты исемен алдым.

Каракалпакстан Республикасы – Үзбәкстан составындагы автономияле Республика. Үзенчәлекле мәдәнияте һәм талантлы кешеләре булган гаҗәеп як.

Минем җырларны Каракалпакстан һәм Үзбәкстан халкы шулай яраталар һәм тыңлыйлар дип уйламаган идем, бу бик кадерле һәм бик илһамландыра», – дип язган ул.

Читайте на 123ru.net