Рамил Шәрапов балаларының укытучыларына арзанлы бүләк әзерләгән

Юмор остасы, алып баручы Рамил Шәрапов актуаль темаларны вакытында эләктереп алып видео да төшереп куя. Әле генә ул балаларны мәктәпкә әзерләгән ата-аналарның «ыштансыз» калуын уены-чыны белән халыкка җиткерсә, хәзер инде 1 сентябрьгә укытучыга «букет» ясаган.

Видеода күренгәнчә, артист ташкабакка 3 татлы борыч беркеткән, яулыкка төргән һәм бер баласының укытучысына бүләге әзер! Алар хатыны белән шул уңайдан видео да төшергән.

– Нәрсә ул кулыңда?

– Нәрсә ул? Букет!

– Кабачкиданмы?

– Күрмисеңме әллә? Кабачки бит. Быел бәрәңге булмады.

– Ә чәчәк кая?

– Син чәчәкләрнең бәяләрен күрдеңме? «КамАЗ» алырга була. Ә өйдә кабачкидан күбе юк, кая куеп бетерәсең син аны? Нормаль букет.

«Хөрмәтле укытучылар,

Бездән сезгә кабачки белән борыч,

Уку елыгыз узсын тыныч.

Әти-әнигә – сабырлык.

Укырга әзерме сез, халык?

Мин инде – гарык!

Тагын бер кабачки алып кил, ике укытучыга ясарга кирәк бит», – ди артист.

Шул вакытта Шәрапҗан образындагы артист егыла һәм букет та «әрәм» була.

Читайте на 123ru.net