Автор-башкаручы Нияз Сафиуллин өйләнә!

Автор-башкаручы, баянчы Нияз Сафиуллин өйләнә. Инде 3 ел никах белән генә яшәгән җырчы мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә уйлаган. Куанычлы хәбәрне артист «Интертат»ка үзе җиткерде.

Икенче тапкыр өйләнәм. Беренче хатынымнан 13 яшьлек улым үсә. Яраткан кешем белән 3 ел никахта яшәгән идек. Бер «авыз пешкәч», икенче тапкыр ашыгып язылышасым килмәде, бераз куркытты, дөресен генә әйткәндә. Хатыным да моны аңлап кабул итте, «туй итик» дип ашыктырмады. Инде вакыты килеп җиткәндер дип саныйм. 3 ел эчендә хатыным белән бер-беребезне тулысынча белдек, яратышып, хөрмәт белән яшибез. Киләчәктә сабыйларыбыз да булыр, Алла теләсә. Шуңа күрә язылышырга булдык, – диде безгә Нияз.

Әле күптән түгел генә «Интертат»ка әңгәмәдә Нияз: «Гаиләм турында сөйлисем килми. Азрак белсәләр – тынычрак йокларлар. Күз тидерерләр дип куркам. Безнең барысы да әйбәт. Гаиләм – иҗат кешеләре түгел», – дип әйткән иде. Менә бит, әкренләп, серләр чишелә.

Нияз Сафиуллинны чын күңелдән котлыйбыз! Никахыгыз гомерлек булсын, мәхәббәттә гомер итегез!

Читайте на 123ru.net