Россиядән ике туристны Шри-Ланкада кәлтә тотканга кулга алганнар, аларга 30 ел төрмә яный

Шри-Ланка полициясе Суриканның көньяк провинциясендә кәлтә тотуда шикләнеп, 2 яшь россиялене тоткарлаган. Җирле законнар буенча аларга 30 елга кадәр төрмә яный. Тоткарланган кешеләрнең берсенең танышы аның турында KP.RU басмасына сөйләгән. Савелий – Мәскәү шәһәреннән, ул чынлап та экзотик хайваннар һәм рептилияләр белән мавыга икән. Егетләрнең әниләре улларына ярдәм итү өчен утрауга килгән.

Россия гражданнарын тоткарлау турында чит илдә ватандашларга ярдәм итүнең бердәм координация үзәге вице-президенты Иван Мельников хәбәр итте. Хокук яклаучыга сәяхәтчеләрнең әти-әниләре мөрәҗәгать иткән. Яшьләрнең берсенә 21 яшь, ә икенчесенә – 17 яшь. Алар мөстәкыйль рәвештә сәяхәт иткәннәр.

KP.RU басмасына билгеле булганча, тоткарланучыларның балигъ булмаганы – Мәскәүдән, исеме Савелий. Ул балачагыннан ук фаунаны (рептилияләр, кырмыскалар) өйрәнү белән мавыга. Үсмернең танышлары сөйләгәнчә, ул кайбер бөҗәкләрне һәм хайваннарны өендә дә асрый икән. Яңа төрләрне өйрәнү өчен экзотик илләргә барырга да ярата.

Аларны 29 августта, Сабарагамува провинциясендәге милли паркта йөргәндә тоткарлаганнар. Парк рейнджерлары раслаганча, аларны кәлтә тоткан өчен тоткарлаганнар. Шуннан соң полицейскийлар егетләрнең кунакханә номерын тикшергән.

Шри-Ланка хайваннар дөньясының бай булуы белән дан тота, монда махсус исемлеккә кергән, исәнме-үлеме, кыскасы, теләсә кайсы умырткасыз хайванны үтерү, яралау һәм җыю закон белән тыела. Законны бозган өчен штраф һәм төрмә каралган.

Хокук яклаучы Иван Мельников сүзләренчә, тоткарлау һәм сорау алу вакытында полицейскийлар җинаять-процессуаль кодексын һәм халыкара хокукның төп нормаларын бозган. Балигъ булмаган Савелийдан әти-әнисе яки опекуннары катнашыннан башка сорау алганнар, яшьләргә хәтта адвокат һәм тәрҗемәче дә бирмәгәннәр, безнең дипломатларга хәбәр итмәгәннәр, гәрчә моны эшләргә тиеш булсалар да.

Шри-Ланкадагы Россия Илчелегенең матбугат сәркатибе Герман Федоров хәбәр иткәнчә, Шри-Ланканың Тышкы эшләр министрлыгына россиялеләргә «консульский доступ» мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать җибәрүләре турында хәбәр итте. Әлеге материалны язган вакытта җавап килмәгән. «Бу мәсьәләгә илебезне хуплаган җирле күренекле җәмәгать эшлеклеләрен дә җәлеп иттеләр. Безгә мөрәҗәгать иткән барлык туганнары белән элемтәдә торабыз. 2 баланың да әниләре монда инде», – ди Федоров.

Дипломат сүзләренчә, Шри-Ланка законнары буенча экологик җинаятьләр өчен 30 елга кадәр төрмә яный. Әмма вазгыятьне $50 штраф түләп җайга салган очраклар да бар. Иртәгә, 3 сентябрьдә, суд утырышы була, һәм анда Россия илчелеге хезмәткәрләре дә катнашачак.

2020 елда Шри-Ланкада россиялеләр белән моңа охшаш хәл була инде. Ростовтан килгән 3 зоологны җирле полиция кулга ала. Аларны милли паркта законсыз рәвештә коңгыз җыйган өчен гаеплиләр. Александр Игнатенконың кесәсеннән берничә үлгән бөҗәк табалар, янәсе, ул аларны фотога төшерү һәм тасвирлама язу өчен юлдан җыйган була. Рейнджерлары, белгеч бу бөҗәкләрне үтергән, дип уйлый.

Александр Игнатенко

Хокук яклаучылар һәм юристлар ул вакытта Шри-Ланка хакимиятен галимнәргә каршы эшнең ялган булуында гаепләде. Россиялеләрне гаепләрен танырга һәм 3,5 млн сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр итәләр. Россия зоологларына карата суд процессы 2 елга якын дәвам итте. 2022 елның февралендә аларга, ниһаять, туган илләренә кайтырга рөхсәт иттеләр.

Читайте на 123ru.net