Мәет юган судан бозым ясау, «су тоту» – татар тормышында су нинди урын тоткан?

Ни өчен татарда суга бәйле тыюлар шундый күп?

Су – ул барлык халыклар өчен дә тереклек чыганагы, хәтта кешенең тәне дә 65 процент судан тора. Шул сәбәпле, безнең халкыбызда суны саклау буенча искиткеч күп тыюлар бар. «Тыю» дигән сүз «син моны эшләргә тиеш түгелсең» дигәнне аңлата. Ләкин «син моны эшләргә тиеш түгелсең» дигән канунның үз механизмнары бар: син аны эшләсәң һәм эшләмәсәң, нәрсә була?

Мәсәлән, су буенда йомышны үтәү. Аны беркем күрмәскә дә мөмкин. Әмма халык бу тыюны болай башкара: тыюларны үтәмәүчеләрнең мисалын китерә, гыйбрәтле вакыйгалар сөйли башлый. Әйтик, берсе су буенда йомышын үтәгән дә, кисәк кенә торып киткәндә, егылып, колагы белән ташка төшеп, чукрак калган. Кемнәрдер моңа: «Син суны пычраткансың, сине «су тоткан». Сине беркем, берничек тә терелтә алмый, чөнки син бу табуны бозгансың», –дип аңлата. Тыюлар барлыкка килә.

Мондый тыюлар бик күп: суны пычратырга, буарга һәм кирәгеннән артыгын тотарга ярамый.

Советлар заманында бик күп гидроэлектростанцияләр төзелеп, бер сулык икенче сулыклар белән тоташтырылды. Әмма, халык кануннары буенча, суның табигый хәрәкәтен кеше бозарга тиеш түгел.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Су гүли икән, 7 көн эчендә үзенә корбан ала»

Кеше сулыкларга сәдака, корбан бирмәсә, су үзенә корбан ала, дигән фикер дә бар. «Корбан алу» дигән сүз суның кемнедер батырачагын аңлата.

Безнең Идел буе халыкларында суга 7 төрле әйберне корбан итеп бирәләр: ут (күмер), сөяк (төймә, тарак), тимер (кадак, игәү, кайчы), җеп, бакыр һәм көмеш акча, ягъни тормыш-көнкүрештә кулланыла торган әйбер булырга тиеш. Шуларның бөтенесен тутырып, «без сиңа бирдек, ә син безнекенә кагылма» дип, суга бирәләр. Бу – су хуҗасы сәдаканы үзе алып китмәсен өчен эшләнелә. Әлеге йола Лаеш районы Атабайда һәм Себер татарларында яздырып алынган. Әгәр дә сәдака вакытында бирелмәсә, су гүли башлый, дигән ышану бар. Су гүләдеме, 7 көн эчендә бер корбан ала. Болар – халык акылында сакланган, табигатьне саклау өчен, экологик системага утыртылган үзенчәлекле күренешләр.

Әгәр кеше белмәгән сулыктан су эчәргә тели икән, ул аңардан рөхсәт сорарга һәм ниндидер бер корбан бирергә тиеш, һичьюгы янәшәдә үсеп утырган бер үләнне булса да. Әгәр моны башкармаса, аны «су тота». Су килеп чыгып, «ха, мин сине тоттым» дип тотмый, билгеле. Билгеле бер вакыттан соң кешенең тәненә кутырлар, бетчәләр чыга башлый. Шул кутырларның чыгуын халык «су тоту» белән аңлаткан.

Шулай ук башка гаҗәп кызыклы ритуаллар бар. Әгәрдә син су аркылы юлга чыккансың икән, су тотмасын өчен, су хуҗасы Сылубикәгә ниндидер игътибарыңны күрсәтеп, итәгеңнән ниндидер җеп өзеп булса да ташларга тиешсең, чөнки, алда әйткәнчә, су «тотарга» мөмкин. Суның «тотуы» бик күп төрле: ул чир дә булырга, кеше ниндидер гариплек тә алырга, бәхетсезлеккә дучар булырга да мөмкин.

Шуңа күрә суга кергән, чишмә суын алган вакытта да кеше рөхсәт алып, күңелеңдә булган рәхмәт сүзләрен әйтеп, битләрне 3 тапкыр юып, пычратмыйча, начарлык кылмыйча узарга тиеш.

Фото: © Салават Камалетдинов

Хуҗалар дөньясы һәм ислам дине

Төрки-татар дөньясында табигатьтәге һәр күренешнең үз хуҗасы бар. Бу – искиткеч үзенчәлекле экосистемага утыртылган институт һәм корал. Ни өчен без аны «институт» дип әйтәбез? Чөнки әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәнең үз хуҗасы бар, кеше бер генә нәрсәнең дә хуҗасы түгел. Басуның да, урманның да, суның да, җирнең дә, күкнең дә, йортыбызның да, мал-туарыбызның да үз хуҗалары бар. Хуҗалар системасын өйрәнгән вакытта, анда башка төрле хуҗалар да килеп чыга.

Болгарларга хәнәфи мәзһәбе килә, һәм алар аны кабул итәләр, әмма безнең хәнәфи мәзһәбе урынына башкасы килгән булса, без ислам динен кабул итмәгән булыр идек. Чөнки хәнәфи мәзһәбе бөтен булган күзаллаулар системасына ислам дине күренешләрен «утырта» гына.

Суфи шәехләр төрки халыклар дөньясында бөтен җирдә хуҗалар булуын аңлыйлар. Ә ислам динендә Аллаһы Тәгалә – Тәңре (күк хуҗасы – ред.) түгел, ул бөтен дөньяны булдыручы, тоткасы һәм җәзасын бирүче – бөтенесе Аллаһы Тәгаләдән. Аллаһы Тәгалә дә бар, шул ук вакытта хуҗалар да бар. Шуннан соң Нәкышбәнди тәрракәтенең суфилары хуҗалар урынына ислам тәгълиматының, суфи дөньяның персонажларын (Гәмбәр ана, Зәнки бабай) уйлап табалар. Шуңа күрә безнең дога багышлауларны тыңлаган вакытта шаккатасың: «Су хуҗаларына, Зәнки бабайга, Гәмбәр анага», – дип, икесен бергә кушып әйтәләр. Бу – безнең мәдәни үсешебездә ислам дине белән барлыкка килгән синтез.

Фото: © «Татар-информ», архив

Чишмә ачу – искиткеч саваплы гамәл

Тыюлар белән беррәттән суга бәйле яхшы исәпләнүче гамәлләр дә бар. Аларның иң беренчесе – искиткеч саваплысы булып, чишмә ачу санала. Су булдыру, суны табу, кечкенә генә сазлык кебек торучы җирне ачып, агымсуга әйләндерү дә – бик зур савап. Мисалга Балтач районы Салавыч авылында бер чишмәне китерергә була, аның гаҗәп кызыклы легендасы бар.

Берәү эңгер-меңгердә кайтып барганда адаша, моның каршысына ап-ак киемле бер кеше килеп чыга. Бу монардан: «Менә мин тайпылдым, миңа юлны күрсәтә алмыйсыңмы», – дип сорый. Әлеге кеше юлны күрсәтә, шуннан соң: «Менә монда тибәр-типмәс кенә чишмә ята, шуны ач», – ди. «Әгәр дә сез нәселегез белән чишмәне карасагыз, авылыгыз шул чишмәне бар итсә, сезнең авылыгыз хәвеф-хәтәрсез булыр», – ди. Әлеге чишмәне авыл халкы карап, чистартып тора, һәм авыл халкы чишмә безне саклый, дип саный.

Әмма чишмә бер вакыт югалып та тора, авыл халкы, сәбәбе – чишмәдә кер юуда, ди. Әмма татар кешесе аңлый бит инде чишмәдә кер юарга ярамаганлыгын, күрше авылдагы удмурт хатыны баласының керләрен юган, дип сөйлиләр. Бераздан чишмә яңадан табыла, һәм авыл халкы: «Безнең авылда бер тапкыр да янгын булганы юк, Бөек Ватан сугышында иң әз кеше безнең авылда һәлак булган – безне чишмә саклый», – ди.

Тагын бер саваплы гамәлләрнең берсе – ул бакыйлыкка күчергә әзерләнеп ятучы кешенең авызына су салу, чөнки су – татар кешесе өчен нигъмәтләрнең нигъмәте.

Фото: © «Татар-информ», архив

Нәрсә ул «таң суы»? (һәм аны алу ысулы)

Су белән дәвалану очраклары һәм ысуллары да соңгы елларны аеруча популяр. Әкиятләрдә дә «тере» һәм «үле» су дигән төшенчә бар. Мәсәлән, «таң суы» белән өшкерү бүгенге көндә бик күп. «Таң суын алу»ның төрле вариантлары бар. Гадәттә, суны эңгер-меңгердә алып, аны кояшка куеп, өшкереп, «Бисмиллаһ» әйтеп, кайдадыр, 7 кашык эчәргә кирәк, яки 3 чүмеч белән коенырга кирәк, дип әйтелә. «Таң суын» авыруларны, шулай ук төрле психология белән бәйле булган чирләрне дәвалау өчен дә кулланалар.

Бала туу, туй, үлем һәм тормыш-көнкүреш белән бәйле йолаларда су ничек кулланыла?

Безнең халыкның суга бәйле бик күп йолалары да бар. Боларның берсе дә уйлап табылган әйбер түгел, ә төрле авылларда, өлкәләргә башкарылган экспедицияләр барышында тупланган материаллар.

Иң беренче чиратта, бөтен Идел буе халыкларына хас булганы – ул боз озату йоласы. Ул йола яңа су килү, суның чистаруы белән бәйле була. Элек бозны элпә кебек, үтә күренмәле вакытында куптарып, авыл халкына тарата торган булалар. Бу бозны ашасаң, суырсаң, син чирләмисең, сиңа яңа су көче керә, дип санала. Аны хәтта бер-берсенә күчтәнәч, бүләк итеп тә бирәләр.

Икенчедән, боз киткән вакытта, халык теләкләр тели. Су мәгълүматны, сагышны, хәсрәтне, начар төшне – барысын да алып китә. «Гайбәтче хатынга сөйләгәнче, суга сөйлә» дигән гыйбарә дә бар безнең халыкта.

Аннан соң җәйге вакытта яңгыр боткалары бар. Ул календарь буенча «шушы көннән алып шушы көнгә кадәр» дип аталмый, «бәрәңге чәчәк аткач» дип атала. Шул вакытта кырга чыгып, яңгыр сораганнар.

Гомумән, кешенең тормышы су белән ана карынында яткан вакытыннан башлап үлгәнчегә кадәр бәйле. Шундый йолаларның кайберләре белән түбәндә таныша аласыз.

Бала туу белән бәйле йолалар:

1) Кешенең кайда җирләнәчәге, туфрагы ана карынында яткан вакыттагы суына язылып куела.

2) Балага уза алмаучы хатын яңа гына казылган коедан иң беренче булып су эчәргә тиеш.

3) Бала таптырган вакытта кулланылган барлык җиһазлар (ләгән, чиләк, чүмеч, кайчы) 3 тапкыр юылырга һәм кулланылган су кеше йөрми торган, ышык урынга гына ташланырга тиеш.

4) Бала тапкан хатынны юындыру, икенче төрле «сылау» йоласы. Кендек әбиләре сабын белән хатын-кызның бөтен тәнен «сылап» чыкканнар, аннан соң ышкыганнар, шул рәвешле 9 ай дәвамында авырлы булып, эчке органнары, сөякләре күчкән тәнгә рәхәт керткәннәр. Безнеңчә «массаж» була.

5) Бәби мунчасы. Ул булырга мөмкин 3 көн, 7 көн һәм хәтта 40 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Бәби мунчасы бик саваплы була, ул «гөнаһсыз мунча» дип атала. Анда ишеткән һәр кеше килергә тырыша. Шул мунчаны кереп чыккан яшьләр үзләренә тиң таба, ә олырак яшьтәге әбиләрнең аяк-кулларындагы сызлаулар бетә, дип санаганнар. Бәби мунчасында су сихәте белән теләкләр дә теләгәннәр.

Фото: © «Татар-информ», архив

6) Кендек әбисе хатын-кызның соңгылыгын, баланың кендеген, юып-чайкатып, урнаштыра торган була. Гадәттә кендекне сакларга калдыралар, ә соңгылыкны җиргә күмәләр.

7) Себер һәм Әстерхан татарлары савытка 41 кашык су тутыралар һәм шул суны баланың кырыгынчы көнендә өстенә түгәләр. Баланың өстендәге туган көндә алып кигән күлмәге чылана. Бу – «эт күлмәге» дип атала, аны, салдырып, эт муенына тагып җибәрәләр. Шул көннән соң, баланың начар холкы шул эт белән киткән, дип санаганнар.

8) Баланы күз тиюдән саклау өчен, әниләр тәрәзәдәге парны, ишек тоткаларын сөртеп, шул су белән баланың йөзен сөрткәннәр. Бу – килгән кеше баланы имезгән кебек саналган. Шулай ук баланың битен кунаклар чәй эчкән чынаякларны юган су белән дә сөртү булган.

Туй йолалары:

1) Мишәрләрдә никах укылган вакытта табынга өсте тастымал белән капланган графин куела. Бу – «никах суы, ширбәте» дип атала. Аны кияү дә, кәләш тә эчеп куярга тиеш булалар. Ә тастымалны яшь хатын гомере буе сакларга тиеш: ул аны бала тапканда биленә бәйли (аңа җиңеллек китерә, дип ышаналар), шулай ук яшь пар беренче тапкыр мунча кергәннән соң, шул сөлгегә сөртенеп чыгарга тиешләр.

2) Зөфәф киченнән соң, урын-җирне юган суны хатын-кыз ташка агыза. Бу – ир белән хатын бер-берсенә гомер буе тугры булып, яратып яшәячәкләр, дигән ышану белән бәйле була.

3) Су юлын күрсәтү йоласы туйда катнашучы кунаклар белән бергә башкарыла. Ул туйның икенче көнендә эшләнелә. Чит авылда булса, су юлын – каенсеңлесе, үз авылында булса, иптәш кызы күрсәткән. Су юлын күрсәтү кызның эш эшли белүен тикшерү һәм су иясе аңа тимәсен, «тотмасын» өчен башкарыла.

4) Сергач мишәрләрендә әлеге алып кайткан су белән әзерләнгән чәй табынында киленгә алъяпкыч бәйлиләр. Шулай ук әлеге көннән килен иренең әнисенә «әни» дип әйтә башлый. Кайбер якларда каената алып кайткан суның бер чиләген аудара. Су, түгелеп, җиргә сеңә. Бу кызның әлеге нәселдә мәңгегә калырга тиешлеген, кайтып-китеп йөрергә тиеш булмавын аңлаткан.

Фото: © «Татар-информ», архив

Үлем белән бәйле йолалар:

1) Үлем түшәгендә яткан кешенең авызына су тидерү. Кечкенә генә, юеш тукыманы иренгә куеп тору – зур савап.

2) Мәетне юу. Мәет юган суны бик каты саклыйлар, чөнки әлеге су белән башка кешене үлемгә, аерылышуга, ирләрнең ирлеге бетүгә бозарга мөмкин. Ләкин әлеге суны дус булмаган яки дошманлашкан кешеләр түгеп, күмсә, аларның дуслыклары кайта, дип исәпләнгән. Шулай ук мәет юган су төньякка таба түгелергә тиеш.

Читайте на 123ru.net