Аерылышырга теләүчеләрне психолог белән киңәшергә мәҗбүр итәргә телиләр

Россиядә аерылышуларны психолог белән киңәшләшүдән башка мөмкин түгел итәргә җыеналар. Дәүләт Думасы шундый закон проектын караячак. Закон проектының авторы – «Бердәм Россия» партиясе депутаты Игорь Антропенко.

Закон проекты буенча, берәрсе аерылышырга теләмәгәндә яки балалар булган очракта, гаилә психолог белән киңәшләшергә тиеш була. «Мин аерылам!» — дип судка килгән кешене судья психологка җибәрәчәк. Депутат фикеренчә, бу инициатива татулашырга этәрәчәк. Кем белә, чыннан да, бәлки психологик киңәш гаилә бәхетенә караганда да зуррак имтихандыр!

Дәүләт Думасында гаиләләрне ныгыту турында инициативалар соңгы араларда еш күзәтелә. Татьяна Буцкая предприятие җитәкчеләре хезмәткәрләрнең бала табуын күзәтергә тиеш дигән инициатива белән чыкты – аларның эшчәнлегенә хезмәткәрләр тапкан балалардан да чыгып бәя бирергә. Дөрес, «планны үтәмәүчеләр» өчен нинди җәза каралганын әйтмәде. Татьяна Буцкаяның тагын бер фикере – әгәр чиновниклар инде олы һәм бала таба алмый икән, алар яшь гаиләләрне шефлыкка алырга тиеш. «Шефлыкны» һәм бала табарга булышуны һәркем төрлечә аңларга мөмкин, ә Буцкая фикеренчә, чиновниклар «бала алып кайтудагы бюрократик киртәләргә каршы торырга тиеш».

Дума депутаты – гаиләне саклау буенча Комитет җитәкчесе Нина Останина исә «махсус демографик операция» уздыруны кертергә тәкъдим итте – аның фикеренчә, гаиләдә 4-5 бала булырга тиеш.

Россиядә бала табу коэффициенты соңгы 17 елда минималь күрсәткечкә җитте – 1,41. Бу сан 15 яшьтән 50 яшькә кадәрге хатын кызлар тапкан балалардан чыгып исәпләнә. 2006 елда бу күрсәткеч 1,31 булган, 1999 елда – 1,16. Иң зур дәрәҗә 2015 елда күзәтелгән – 1,78.

Читайте на 123ru.net