«Кош сөте» (Птичье молоко) торты рецепты

«Көмеш кыңгырау» газетасы Фирүзә Ибраһимованың «Кош сөте» («Птичье молоко») торты рецептын тәкъдим итә.

Коржлар өчен: 3 йомырка, 180 грамм шикәр комы, 130 грамм он, 2 аш кашыгы какао порошогы, 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 0,5 стакан кайнаган су.

Суфле өчен: 1 кап 33 процентлы каймак, 3 йомырка, 170 грамм шикәр комы.

Иң беренче эш итеп корж пешерәбез. Барлык ингредиентларны кушабыз, миксер белән болгатабыз һәм ахырдан гына суны салып бутыйбыз. 170 градуста 35 минут газ мичендә пешерәбез.

Ул суынган арада суфле ясыйбыз. Күкәйнең агыннан сарысын аерабыз, шикәр һәм миксер белән болгатабыз. Аерым савытта каймакны болгатабыз, аннары икесен бергә бутап, корж өстенә салабыз. Суыткычка 1-2 сәгатькә куябыз.

Торт әзер! Теләгәнчә бизәргә була, чәйләрегез тәмле булсын.

Читайте на 123ru.net