«Инглиз һәм төрек телләрен өйрәнеп, стрессны җиңдем»
– Пандемия сезнең бизнеска нык тәэсир итте: 2021 ел ахырында кош гриппы аркасында сезнең бытбылдык фермагызны ябалар, бөтен кошларны һәм мөлкәтегезне яндырырга туры килә. Авыруны кайдан йоктырулары билгеле булдымы?
– Әлегә кадәр конкрет сәбәбе юк. Тиешле лаборатор тикшеренүләр дә уздырып тормыйча, тоттылар да яптылар. 9 ел дәвамында без мөмкин булган кадәр үстек. Бәлки дә, без бизнес тармагында көчлерәк партнерлар булганбыздыр. Без моны үзебез дә соңыннан аңладык. Ул ел, дөресен генә әйткәндә, мораль һәм психологик яктан бик авыр ел булды. Шөкер, минем тормыш иптәшем бар, ә аның исә – мин. Бер-беребезнең ярдәме белән, бу күңелсез фактны кабул иттек.
– Сез ничә баш кош-корт һәм күпме продукциягезне югалттыгыз? Никадәр зыян күрдегез?
– Әйдәгез, бу теманы читләтеп үтик – бу турыда сөйлисем килми. Һаман да күңелем әрни.
– Сезгә матди ярдәм күрсәттеләрме? 200 мең сумлык дотация турында сөйләшү булган иде, дип хәтерлим.
– Иремнең хисабына бик аз сумма килде – бары тик шул, башка берни дә юк. Нервлар какшады. Ирем, чын ирләрчә, мине тынычландырырга тырышты: «Боларны уйлап борчылма – алга таба яшибез!» – диде. Кошчылык фермасының күпме торганын сез күз алдына да китерә алмыйсыз.
Фото: © Прияна Фролованың шәхси архивыннан
– Сезнең бизнесның: ферманың, продукция сату кибетенең алдагы язмышы ничек булды?
– Ферманы яптылар, һәм мин аны «тулысынча» – ангарлары, җир кишәрлекләре белән сатуга куйдым. Теләүчеләр бар, ләкин алар аерым-аерым – яки җиһазларны, яки бинаны гына сатып алырга теләде. Омскидан сатып алырга теләүчеләр килде, элеккечә шалтыратулар күп. Сатармын дип өметләнәм, чөнки бу тармакта алга таба үсеш алу планнарыбыз юк. Кибеткә килгәндә, аңа да үзгәрешләр кагылды. 2-3 ай эшләдек, ә аннары мин башка җитештерүчеләр продукциясе өчен җаваплылык алырга теләмәдем. Чөнки элек без үзебезнең тикшерелгән продукцияне сата идек. Эш шунда, мин гаять зур аграр холдингларның сугым цехларында, ит комбинатларында булдым һәм аларда нәрсәдән һәм нәрсәләр җитештерүләрен күрдем. Мин бөтен яшерен нәрсәне беләм. Шуңа күрә үз исемемне һәм абруемны риск астына куярга теләмәдем. Хәзер кибетнең яңа арендаторы бар. Сүз уңаеннан, әлеге ир белән хатын элек минем даими сатып алучыларым иде.
– Бизнесыгыз төпкә баткан чорда эшмәкәр коллегаларыгыздан ярдәм булдымы? Сезнең янда кемнәр күбрәк – дуслармы, әллә дошманнармы?
– Мин һәрвакыт, нинди генә булмасын, дөреслекне әйтергә тырышучылардан. Хәзерге вакытта миңа 31 яшь, һәм 15 еллык фермерлык эшчәнлегемдә мин күпне күрдем. Дуслар, чәчәкләр, күңелле мәшәкатьләр, мактау сүзләре күп булды – барысы да бик матур иде. Бизнесыбыз бату белән янәшәдә беркем дә калмады. Әмма мин бу кырыс чынбарлыкта үзем өчен кемнең кем булуын аңладым. Мин хәтта рәхмәтле дә, чөнки нәкъ шул вакытта кешеләр миңа үзләренең чын йөзләрен күрсәтте. Мин беркемгә дә үпкәләмим – психологиядә әйтүләренчә, мин булган хәлне кабул иттем. Шушы сәбәптән, белмим, яхшымы бу, начармы – мин интровертка әйләндем. Мине кая гына чакырсалар да, минем беркая барасым да, беркем белән дә очрашып, аралашасым да килми. Мин үз тормышымның бер этабын тәмамладым һәм тыныч кына эшләргә кирәклеген аңлыйм. Башкача инде була да алмый. Ләкин шул ук вакытта, мин күренмәгәч һәм ишетелмәгәч, «кораб тик тора» дигән сүз түгел. Һич тә алай түгел.
– Сездә үз-үзенә ышанган бизнес-леди имиджын күрергә була. Дөресен әйтегез әле, яраткан бизнесыгызны югалткач, еладыгызмы, депрессиягә бирелдегезме?
– Миңа бик авыр булды. Мин бизнесымны коткара алмаячагымны һәм үзгәртә алмаячагымны аңлагач, ярты ел депрессиядә калдым, үз-үземә бикләндем. Башта хатын-кыз мәшәкатьләре белән игътибарны читкә юнәлтергә тырыштым: матурлык салонына чәч буятырга, маникюр һәм педикюр ясатырга йөрдем. Ләкин болар миңа ярдәм итми. Башка юл таптым. Ышануы да авыр – чит телләр өйрәндем, баш миен башка юнәлештә эшләргә мәҗбүр итә башладым. Ә элек бу минем өчен мөмкин булмаган әйбер кебек тоела иде. Мин онлайн-дәресләр урынына партаны, тактаны сайладым, ә дәресләрне шул телдә сөйләшүче педагоглар алып барды. Шулай итеп, инглиз телен шул телдә сөйләшүчеләр дәрәҗәсенә җиткердем. Төрек телен өйрәндем, хәзер хәтта кайчакта укытучы үтенече буенча аны югары уку йортындагы лекцияләрдә алыштырам. Минемчә, бу – күп нәрсә турында сөйли, һәм минем өчен бик кадерле нәрсә. Төрек киносы дөньясы якынайды, бик теләп, әлеге илгә сәяхәт итәм.
– Кан тарткандыр, әтиегез Төркиядән бит.
– Мөгаен, шулайдыр. Минем үземә хас темпераментым, хезмәт сөючәнлегем, гаделлек, теләктәшлек һәм намуслылык төшенчәләрем бар. Бизнес белән проблемалар булганда миңа 28 яшь иде, һәм миңа карата кылынган гамәлләр гаделсез кебек тоелды. Мин теләгән һәм үзем өчен билгеләгән бөтен нәрсәгә ирештем: көндәлегемә «галочкалар» куеп бара идем. Мин күп нәрсәне беләм, теләсә нинди диалогка кушыла алам, дип саныйм. Ресторанда миңа кыздырып бетермәгән стейк бирәләр икән, официантка: «Зинһар, алып китегез һәм әзерләп бетерегез!» – дип әйтә ала идем. «Ә сез кем соң?» – дисәләр, шеф-повар икәнлегемне әйтергә туры килә иде. Бернигә дә карамастан, «үз йөземне тотарга» тырышам.
– Әлеге вакыйгалардан соң, сезнең менюда бытбылдык ите һәм бытбылдык йомыркасы калдымы? Сез бытбылдык бизнесына улыгызда аллергия булу сәбәпле килүегезне әйткән идегез.
– Минем гаиләм өчен кулланучылар кәрзине хәзер башкача – бытбылдык йомыркасыннан ясалган яраткан майонезым юк. Бытбылдыкка карый да алмыйм. Улыма,духовкада пешерелгән бытбылдык ите булмаячак, пешерелгән һәм ысланган йомыркалар да юк, дип, 1-2 айдан соң гына әйтә алдым. Хәзер аңа 11 яшь, сәламәтлеге белән хәзер барысы да тәртиптә. Өй хуҗалыгында, үзебез өчен генә, 30-40 баш кош асрыйбыз, кайвакыт дуслар аллергиядән интегүче балалары өчен ит һәм йомырка сорап мөрәҗәгать итәләр. Кош-корт үстерүнең кайбер техпроцессларын мин саклап та калдым.
Фото: © Прияна Фролованың шәхси архивыннан
– Бизнеста иң авыры нәрсә икәнен әйтә аласызмы? Хатын-кызлар анда үзләрен ничек тотарга тиеш?
– Әлегә кадәр үземнең «Хатын-кыз эшмәкәр акыллы һәм ямьсез яисә чибәр һәм хәйләкәр булырга тиешме?» дигән соравыма җавап бирә алмыйм. Минем матурлыгым кайвакыт минем белән усал шаяртырга мөмкин. Акча, күпләр уйлаганча, алай ук мөһим түгел. Минемчә, иң мөһиме – тышкы кыяфәт, мәшһүр мәкальдәге кебек: киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар. Эчтәгесен без һәрвакыт күрсәтәчәкбез. Ләкин каршыңда яшь чибәр кыз басып торып, аннан соң аның акылын күргәннән соң, антипатия, кабул итмәү барлыкка килә. Мондый хәл хатын-кызлар коллективында еш була.
– Хәзер нинди проект белән шөгыльләнәсез? Барысын да нульдән башларга туры килдеме?
– Безнең Алабугада 18нче гасырга караган гаилә кунакханә утары бар иде, һәм мин, ныклап, шуның белән шөгыльләнә башладым. Гомумән, һөнәрем буенча мин – хореограф, без дөнья сәнгате мәдәниятен, хореография сәнгате тарихын өйрәндек. 6 ел өйрәнгәнне кулланмау, утарга кертмәү гөнаһ булыр иде. Һәм минем кулларым бу утарга да килеп җитте, һәм мин әкрен генә яңа бизнесны тормышка ашыра башладым.
– Сезнең спонсорыгыз бармы, әллә үзегезгә генә өмет итәсезме?
– Минем ирем – безнең гаилә утарының башы, йөрәге һәм җаны. Киңәш сорап аның янына барам, без, бергәләп, яңа проектлар, бизнесны үстерү турында фикер алышабыз. Ирең көч һәм мөмкинлек биреп торганда бик рәхәт. Горурланып әйтә алам: ирем 13 ел дәвамында минем тормышымның спонсоры булып тора.
– Дусларыгыз сезне «Мадам Ко-ко», «Fashion фермер» дип йөртә иде. Ә хәзер ничек атаулары күңелегезгә хуш килә?
– Яхшы сорау. Эштә мине Прияна Таһировна дип атыйлар, һәм шул.
– Прияна, 10 елдан соң сез үзегезне нинди кеше итеп күз алдына китерәсез?
– Миңа 41 яшь, һәм минем бәхетле, чибәр, акыллы буласым килә. Миңа шул җитә.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә.