Шахмайда Фәнүс Шакировны соңгы юлга озаттылар

Яңа Чишмә районы Шахмай авылында махсус операциядә һәлак булган Фәнүс Шакировны соңгы юлга озатканнар, дип яза «Яңа Чишмә хәбәрләре» журналисты Азат Мусин.

Фәнүс Шакиров мобилизациягә кадәр Чаллыда торба заводында наладчик булып эшләгән. Аның хатыны һәм кечкенә кызы булган.

Якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов җиткергән. «Бу – безнең өчен зур югалту. Хәрби операциядә катнашып, Фәнис Фаиз улы батырларча хәрби бурычын үтәде һәм гомерен Ватанга бирде. Аның исеме туган авылында һәм безнең барыбыз өчен дә мәңгеләштереләчәк», – дигән ул.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» язуынча, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ногманов, Яр Чаллы торба заводы башкарма директоры Николай Лагуновлар да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән. «Фәнүс Шакировны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбыз турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр!» – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net