Камил Гәрәев «Роксана» радиосын үзенә алган: Татар эстрадасы үзәге Уфага күченмәсме?
Татар эстрадасы үзәге үзгәрмәсме?
«Барс медиа» компанияләр төркеменең акционерлары өчәү булса да, ул башлыча абыйлы-энеле Гәрәевларныкы буларак кабул ителә иде. Марат Гәрәев – директор һәм зур булмаган устав капиталы хуҗасы, ә Камил Гәрәев – төп акционерларның берсе. Акционерлар белән килешмәү чыгу сәбәпле, Марат Гәрәев 2018 елның августында җитәкче вазифасыннан китте.
2019 елда Марат Гәрәев кызы белән компаниядән бөтенләй китеп барды, алар урынына директор итеп Айдар Галимовның администраторы булган Павел Волонихин билгеләнде.
2020 елның башында компания бүленде – Радик Артемьев һәм Марат Гәрәев биналар белән идарә иткән «ИДЦ «Барс Медиа» ширкәтенә хуҗа булып калды,алар «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналыннан киттеләр. Аларда акционерлар идарә итә башлады. Марат Гәрәевнең кызы Динә Гәрәева «Барс Медиа» төркемендә директор булып калды. Җитәкчеләр арасында чыккан аңлашылмаучанлык халыкка да мәгълүм булды, җырчылар бу хакта социаль челтәрләрдә халыкка җиткерде.
Элекке хуҗалар милекне бүлеште, шул сәбәпле, «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» Чуйков урамындагы бинасыннан Себер трактына китте. Аның хуҗасы булып Камил Гәрәев калды. «Барс Медиа»да озак еллар эшләгән Марат Гәрәев һәм Радик Артемьев читкә тибәрелеп калды.
Милек бүлешү сәбәпле, югалтулар булса да, «Барс» та үз эшчәнлеген дәвам итә алды. Узган елда тагын вакыйгалар куерып алды – «ТМТВ» һәм «Татар радиосы»нда хуҗалар алышынды, читкә тибәрелгәннәр кире кайтты.
- Артемьевның «Барс Медиа»га кайтуы турында җырчылар: «Һәр кеше үз урынында булырга тиеш»
«ТМТВ» белән «Татар радиосы» хәзер Марат Гәрәевныкы, бу ике оешманың директоры – «Барс»та озак еллар продюсер булып эшләгән Радик Артемьев. Ә «Барс медиа» компаниясе – Камил Мәүлетович Гәрәевныкы. «Татар җыры» бренды да Камил Гәрәевта.
«Барс медиа» компаниясе, продюсерлык үзәге буларак, телевидениесыз һәм радиосыз калгач, билгеле бер кыенлык кичерә иде – чөнки җырчыларга ротация өчен үз мәйданчыгы юк.
Сентябрь аенда Казанда үткән «Татарча солянка» концерты дәвамында Уфада эшләүче «Роксана» радиосын телгә алып тордылар. Башка елларны алып баручылар: «Татар радиосы» – яхшы кәеф бездән башлана», – дисәләр, быел: «Роксана» радиосы» – без бер дулкында», – диделәр.
Баксаң, «Барс медиа» компаниясенең директоры Камил Гәрәев Уфадагы «Роксана» радиосын сатып алган икән.
«Роксана» радиосы «Дэми» ширкәтенә теркәлгән. «Дэми» 2002 елдан бирле эшли. Быелның апрелендә аның хуҗасы үзгәргән – устав капиталы бер генә кеше кулында – Камил Гәрәевнеке. Күрәсең, өч хуҗага караган радио белән эшләп карагач, аннары вәкилләр аша эш йөртеп «авызы пешкәч», Камил Гәрәев үзеннән дә ышанычлы кеше юк дигән нәтиҗәгә килгән.
Башкортстанда яшәүче татарлар өчен хәзер «Барс медиа» компаниясе сыйфатлы заманча контент булдыра, димәк. Татарстанда, билгеле булганча, милли контент җитәрлек, ә менә Башкортстанда яшәүче татарлар өчен татар җырлары һәм татарча «сөйләгән» радио җитеп бетмәгәндер. Егерменче гасыр ахырында «Барс медиа» Казанны заманча татар эстрадасы үзәге иткән иде. Хәзер ширкәт Уфадагы «Роксана» радиосы белән турыдан-туры эшли башлагач, Башкортстан башкаласы популяр татар җырчылары өчен үзләренең популярлыгын арттыру өчен кулайракка әйләнмәсме? Гадәттә, җырчылар Башкортстаннан Татарстанга тартыла иде бит. Татар эстрадасының яртысы диярлек Башкортстаннан. Уфа татар эстрада үзәгенә әверелмәсме?
«Интертат» бу хакта белгечләр һәм җырчылар белән аралашты.
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов: «Уфада татарча сыйфатлы коммерцияле радио булдыруны мин «Барс»ларның үсеш стратегиясенә кертеп калдырдым»
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов «Барс медиа» компанияләр төркеменә кергән «Татар радиосы» директоры булып 2012-2013 елларда эшләде. Аның сүзләренчә, ул «Роксана» радиосы җитәкчесе белән берничә тапкыр күрешеп, радионы «ТАТАР РАДИОСЫ» холдингына сатуны инде сораган булган, ләкин ул вакытта җитәкче ризалык бирмәгән.
«Шуннан башлыйк: «Шәрык» радиосы (хәзерге «Роксана») – татардагы иң беренче FM-радио. «Курай»лар- «Күңел»ләр, «Татар»лар, «Дулкын-Болгар»лар – барысы да аннан соң эфирга чыккан «яшь» радиолар. Ышанырлык та түгел, әмма ерак 1996 елда аны оештыручы кеше – әрмән кешесе – Сероп Андроникович Бабаян.
Моннан 28 ел элек нәкъ менә шушы кеше, ешлык алып, редакция туплап, башкорт һәм татар эстрадасының ук кебек атылырга торган мәлендә «Шарк» радиосын ачып җибәреп, зур резонанс тудырды. «Кәрвансарай», «Ант» төркемнәре, Азамат Гаффаров, Фәдис Ганиевләр иң беренче шушы радио дулкыннарында танылды.
Ни өчен «Шарк» исемеме? Сероп Андроникович – бик хәйләкәр кеше иде, мәрхүм (2018 елда дөнья куйды), шуңа, радио «ысын башкортса» «тегеләргә дә, боларга да» ярарлык булсын өчен, мәшрикъ ягына да каратып, шулай ук (инглизчәдән) – радиоларның «акула»сы булсын, дип тә яраткан дип беләм.
Ни өчен хәзер ул «Роксана»? – диярсез. Бабаянның яраткан һәм бердәнбер кызы фаҗигале төстә һәлак булгач, ул радиосын, кызының исемен мәңгеләштерү максатыннан, хәтерләмим, кайсыдыр елныдыр, «Шарк»тан «Роксана»га үзгәртте.
Мин үзем, республика һәм Россия буйлап «ТАТАР РАДИОСЫ» челтәрен төзегәндә, 2012-2013 елларда Сероп Андроникович белән 2 тапкыр күрешеп, радионы «ТАТАР РАДИОСЫ» холдингына сатуын үтендем. Җүнле-рәтле рекламасыз, түләүле котлаулардан гына торган радионың тапкан акчасы редакцияне ачка үтермәслек кенә дәрәҗәдә җиткәнен дә, алдан санап, яхшы белә идем. Ике баруымда да Бабаян мине кире борып кайтарды. Әмма Уфада татарча сыйфатлы коммерцияле радио булдыруны мин «Барс»ларның үсеш стратегиясенә кертеп калдырдым. Һәм шушы стратегия, ниһаять, тормышка ашырылды. Бүген Уфада татар өчен җиң сызганып эшли торган сыйфатлы, «ялтыравыклы», халык җәлеп итәрлек радио нигезе булдырылды. Бренд һәм формат белән анда бүген Гөлназ Сәфәрова, Алмаз Гыйльметдинов кебек, тәҗрибәле радио әһелләре шөгыльләнә, һәм минем бу проект өчен борчылырлык урыным юк кебек.
«Үзәк»нең китү-китмәве базарның коньюнктурасыннан тора. Халык санын алган саен татарга, башкортка, башкага тарткаланган халык акрынлап, бәласеннән башаяк, милли мәдәниятне кулланудан читләшә бара. Башкортстанда сәләтле җырчыларга җүнле-рәтле акча эшләп булмаганын соңгы 35-40 елда Татарстанга күченгән сәхнә әһелләрен санап кына да төшенеп була. Рәхәттән «качмый»лардыр. Башкортстанда фундаменталь татар милли үзәген булдыру перспективасын, заманында президентлары Рәхимовның: «Татарлар монда кәлеп, б...к сәйнәп йөрмәһеннәр! Кәрәкләре юк!» – дип кычкырган бер шигаре бик озакка (бәлки, мәңгелеккәдер) сызып ташлады. Шәхси фикерем буенча, ул регионда бары тик, моннан торып, «бияләй киеп» кенә эшләргә була. Бәлки, ялгышамдыр».
Гөлназ Сәфәрова: «Башкортлар да татар җырын тыңласын, дибез»
Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова да «Барс медиа» аша популярлык казанды. «Барс медиа» оештырган «Татар җыры» проектының алыштыргысыз алып баручысы ул. 2024 ел башында ул социаль челтәрләрдә үзенә һәм коллегалары Рамил Шәрәфиев, Алмаз Гыйльметдиновка «Татар радиосы»ннан китәргә туры килүен әйткән иде.
Гөлназ «Барс медиа»да концертлар оештыру бүлегенең проектлар җитәкчесе булып эшли. Сәфәрова фикеренчә, татар эстрадасының үзәген Уфага күчерү максаты аларда юк.
«Татар эстрадасының төп мәйданы – Казан. «Роксана» радиосы – үз тарихын булдырган һәм үз тамашачысын туплаган радио бит инде ул. Без бары тик әлеге радионы татар җырлары һәм тапшырулары белән баетырга телибез. Башкортстанда татарлар бик күп бит. Ак калфаклы татар апалары безгә радиога яңа сулыш өргән өчен рәхмәт әйтәләр. Күбрәк башкорт җырларын тыңларга күнеккән тамашачыны татар җырлары белән таныштырабыз. Алар да безнең тыңлаучыларыбыз булсын.
Татар артистлары ел саен гастроль турлары белән Башкортстанга йөриләр бит. Хәзер алар «Роксана» радиосына килеп интервью бирә. Без бары тик шушы радионы тагы да танытырга, ныгытырга телибез. Ә татар эстрадасының үзәге Казанда калачак. Нишләсәк тә, Уфа Казанны бу яктан үтә алмас», – ди танылган алып баручы.
ТНВ телеканалының башкарма директоры Лилия Кадыйрова:
«Башкортстанда яшәүче татар җанлы тамашачы өчен бу – зур сөенеч»
Лилия Кадыйрова «ТМТВ» телеканалының баш мөхәррире булып эшләде. 2023 елның ноябрь аенда ул «ТМТВ»дан китүен әйткән иде.
«Кызганыч, «Роксана» радиосын тыңлаганым юк. Гомумән, соңгы 1 ел дәвамында бу өлкәдән читләштем. Хәзер, дөресен генә әйткәнем, бөтен барлыгым белән «ТНВ» телеканалында. Башкортстан белән Татарстан якын бит алар. Әле мин «Барс»та эшләгән дәвердә беренче тапкыр «ТМТВ» премиясен Башкортстанда үткәргәндә дә билетлар 2 атна эчендә сатылып беткән иде. Хәтта кассада эшләүчеләр, миңа шалтыратып, рекламаларны алып куюыбызны сораганнар иде. Ул елны аншлаг булган иде.
Башкорт тамашачысы татар җырчыларын көтеп тора. Сәхнәдә әле беренче адымнарын гына ясаучы җырчыларны да алар дәррәү күтәреп ала. Ә менә Казан тамашачысы яңа җырчыны, саран гына кабул итеп, алкышларга күммәскә мөмкин. Аңлап бетермим: әллә, «Барс медиа» Татарстанда дөрләтеп эшләгәнгә, Казан тамашачысының сайлау мөмкинлеге күп, әллә башка сәбәп бар.
Һәрхәлдә «Роксана»га «Барс медиа» компаниясенең килүе отышлы, бары тик яхшыга гына дип саныйм, чөнки «Барс»та профессиональ команда эшли. Алар аны, Аллаһ боерса, яңа дәрәҗәгә күтәрә алыр, дип уйлыйм. Башкортстанда яшәүче татар җанлы тамашачы өчен бу – тагы да зур сөенеч.
Шоу-бизнеска килгәндә, соңгы елларда татар шоу-бизнесына элеккеге кебек ургылып-аргылып килүче яшьләр күп түгел. 35-40 яшьтәгеләр тота хәзер сәхнәне. Өметле яшь җырчыларның зур хитлары бар дип әйтә алмыйм. Һәм яшьләр җитми! Шушы максаттан «ТМТВ» телеканалы «Яңа йолдыз» проектын башлап җибәргән иде», – ди Кадыйрова.
Лилия сүзләренчә, татар эстрадасының үзәге Башкортстанга күчмәячәк. «Төгәл нәтиҗәгә килер өчен, башта эшләп карарга кирәк. Барысын да вакыт күрсәтер, ләкин Казан гомер-гомергә иҗат кешеләренең мәркәзе булган, үзенә тартып алган, шуңа күрә Казан үз позициясен 5-10 ел дәвамында югалтмас дип уйлыйм. «Барс»ның барлык планнары чынга ашсын, зур радиостанция итеп җибәрә алырлар, дип өметләнәм. Аңлашыла: «Татар радиосы» кебек зур челтәр булдыру өчен еллар кирәк булачак, ләкин башлангач, бар да яхшы булыр. Күз курка, кул эшли, дигән кебек. Бары тик уңышлар!» – дип сөйләде ул.
Айрат Ильясов: «Уфада татар контенты күбәер»
Элекке «Эссе» төркеме солисты, алып баручы Айрат Ильясов фикеренчә, татар эстрада үзәге Уфага күчмәячәк.
«Радио сатып алып кына, глобаль үзгәрешләр булмас. «Роксана» радиосында моңа кадәр дә татарча җырлар яңгыраган бит. «Барс медиа» бары тик Уфада татар контентын күбәйтер, минечә. Әгәр дә «Барс» Уфада продюсерлык үзәге ачкан булса, бүтән мәсьәлә булыр иде. Мәсәлән, «Татар радиосы» Төмәндә дә эшли. Аңа карап кына, татар эстрадасы үзәге Төмәнгә күчмәгән бит, бары тик Төмәндә яшәүче татарлар татар җырларын тыңлый. Монда да шул ук күренеш», – диде ул.
Булат Бәйрамов: «Татар артистларына Башкортстанда тагы да танылырга мәйданчык бар»
Алып баручы Булат Бәйрәмов тавышы белән «Татар радиосы» үз эшчәнлеген башлап җибәрде, ягъни «Татар радиосы»ндагы беренче эфирны Булат алып барган.
«Татар эстрадасы уңай якка үзгәрсә, үсештә булса, мин бары тик уңай гына карыйм. Җырчылар да, Башкортстанда яшәүче татар тамашачысы да бары тик сөенә генәдер дип уйлыйм. Димәк, безгә, татар артистларына, Башкортстанда тагы да танылырга яңа мәйданчык бар. Татар эстрадасы үзәгенә Уфа әйләнсә, Казан кая китәр? Барыбер татар эстрадасы үзәге Казанда. Татар артистлары Башкортстанда болай да еш чыгыш ясыйлар. Әле күптән түгел генә Уфага барып кайттык, афишаларга күз салсаң, гел үзебезнекеләр», – ди Булат.
Фирдүс Тямаев: «Кызыксынганым юк»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Барс медиа»ның «Роксана» радиосын сатып алуы турында хәбәрне бездән беренче ишетте.
«Минем кызыксынганым юк. Төне-көне гастрольдә йөреп, күрмәгәнмен дә, кызык та түгел. «Барс»лар белән күптән эшләгән юк. Коммерция нигезендә эшлибез кайчак, ягъни мин аларга акча түлим, алар концертларыма реклама бирә, клибымны күрсәтә. Шуның белән бетте. Ни кыланганнарын, нәрсә эшләгәннәрен белмим. Һәрберсенең үз акылы, үз башы бар, шуңа күрә үзләре беләдер. Ни генә эшләсәләр дә, ахыры хәерле булсын», – диде ул.
Алмаз Гыйльметдинов: «Уфада да татар эстрадасы кайный»
Алмаз Гыйльметдинов «Роксана» радиосында куратор булып эшли (төгәл вазифасы ничек яңгырыйдыр белмим – авт.). Аның сүзләренчә, «Роксана» радиосында хәзер үзгәрешләр бара, алар яңа форматка күчә. Килешерсез, «Татар радиосы» сыйфатлы, төрле буынга кызыклы булырлык контент булдыра алды, шуңа күрә Башкортстандагы тыңлаучыларга да «Роксана» радиосында булачак үзгәрешләр ошар дип уйлыйбыз.
«Ничек булса да, Казан – татарларның башкаласы, шуңа күрә татар эстрадасының үзәге, әлбәттә, Казанда булачак. Үзең игътибар итсәң, күпме татар эстрадасы артистлары Башкортстан якларында концертлар куялар. Көн саен диярлек Уфада татар җырчысы концерты куела. Хәтта татар «йолдызлары» анда барырга омтыла, тели. Ишеткәнем бар, Уфа тамашачысыннан үзгә бер җылылык бөркеп тора, алар үзгә. Казан үз урынында калачак, ләкин Уфада да татар эстрадасы кайный», – ди Алмаз.
Айваз Садыров: «Татарлар күпләп яшәгән регионда татар радиосының тагы да ныклап эшләвен уңай һәм кулай күрәм»
Алып баручы Айваз Садыров 2015-2020 елларда «Татар радиосы»ның баш мөхәррире булды. 2021 елга кадәр ул «ТМТВ»да «Музыкаль каймак» тапшыруын алып барды.
«Барс»ның Уфада тагын бер актив сатып алуы белән татар эстрадасының Уфага күчүе арасында бер бәйлелек тә күрмим. Киресенчә, татарлар яшәгән регионда татар медиасы барлыкка килсә, бу очракта үсештә булса – яхшы күренеш. Интернет каналлар барлыкка килсә дә, радио һәм телевидение кебек традицион медиаларның көче барыбер алыштыргысыз. Заманча татар сәнгатенең, медианың күпчелеге Татарстанда булдырылып, нәкъ менә Казанда җитештерелеп, башка регионнарга таратылды. Шуңа күрә «Роксана»ның «Барс» ширкәтенә керүе бары тик җирле халыкның медиага, сәнгатькә булган тәэсирен генә арттыра.
Мин «Барс медиа»ның чираттагы бу активына сөенәм генә. Кайдадыр кими икән, димәк, кайдадыр арта – бу табигый хәл. Татарлар күпләп яшәгән регионда татарча «сөйләүче» радионың киләчәктә тагы да ныклап эшләвен, үсештә булуын уңай һәм кулай күрәм», – ди ул.
«ТМТВ» белән «Татар радиосы»ның һәм «Барс медиа»ның аерым эшчәнлек алып баруларына Айваз уңай карамый. «Аерылудан күп очракта читенлек күрәләр. Мәсәлән, ир белән хатын аерылса, балалар читенлек күрә. Бу очракта күпмедер күләмдә эшчеләр читенлек күрергә мөмкин, коллектив таркала. Шулай халык, тамашачы да шат түгел. Шулай да «хәерлесе булсын» дигән фикердән чыгып эшләргә кирәк. Димәк, шулай тиеш булган, чөнки, тарихка күз салсак та, теләсә кайсы империяләрдә зур-зур корпорацияләр дә үз вакытларында таркалган я аерылган. Кайбер корпорацияләр икесе – ике юл белән китеп, һәрберсе үз юлын сайлап, табып, яхшы нәтиҗә күрсәткән, халыкка да файда гына китергән. Димәк, нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк», – диде ул.
Әнвәр Нургалиев: «Бердәм булырга кирәк»
Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев фикеренчә, эстрадабыз, Башкортстанда булса да, Татарстанда булса да, татарныкы. «Без бергә булганда көчлерәк. Уем шул: бердәм булырга кирәк», – ди ул.
«Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезгә сыйфатлы татар эстрадасы контентын булдыру – яхшы күренеш. Сентябрь ахырында «Барс медиа» Уфада «Роксана» радиосының 25 еллыгын үткәрде. Юбилей концертында татар эстрадасының популяр җырчылары катнашты.
Хәзер «Барс медиа» проектларында еш кына «Без бер дулкында» сөрәне яңгыраячак. Бер дулкында булсын инде, әйе, шулай ук яхшы кәефне дә онытмыйк.