Израильдә теракт булган: бер кыз һәлак, 12 кеше яраланган

Израильдә теракт булган. Билгесез кешеләр Беэр-Шева шәһәрендәге вокзалда (Тель-Авивтан 100 км чамасы) кешеләргә ут ачкан. 20 яшьлек кыз үлгән, 12 кеше яраланган. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

Хәбәрдә язылганча, һөҗүм итүчеләр икәү булган. Алар бер-берсеннән ерак булмаган ике җирдә ут ачкан. Берсе вокзал янындагы Макдональдс тирәсендә булган. Террорчыларның берсенең пычагы булган. Яралылар арасында полицейский бар. Террорчыларның берсе юк ителгән.

Ул – Израиль гражданлыгы булган гарәп-бәдәви. Ахмад Саид Акаби вокзалда барысына рәттән аткан. 20 яшьлек кыз һәлак була, тагын 12 кеше яралана.

29 яшьлек террорчы тумышы белән Хура бәдәви авылыннан, 29 яшьтә. Ул хөкем ителгән булган. Моннан тыш, аның туганы 2015 елда шул ук Беэр-Шевтагы үзәк вокзалда Израиль солдатын үтергән булган.

Терракт мизгеле видеога эләккән. Пистолет белән коралланган террорчы Беэр-Шевтагы вокзалда Макдональдстагы кешеләргә ата. Видеода, шулай ук, коралланган Израиль хәрбиләре күренә.

Икенче шикләнелүче тоткарланган.

Читайте на 123ru.net