Альберт Вәлиуллин 33 яшендә йөрәге тотып вафат булган әтисе турында сөйләде
«ТНВ» каналында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сәхнәдә үз урынын һәм үз тамашачысын булдырып килүче җырчы Альберт Вәлиуллинны кунак булды.
– Альберт, бер генә мөмкинлек булса нишләр идең?
– Әтине кайтарыр идем. Бүгенге көндә андый мөмкинчелек булса, хыялларымның иң беренчесе шул булыр иде. Һәрбер кешегә әти-әниләре исән-сау булуын телим. Мин әтигә дә, әнигә дә якынрак идем. Әти кая барса да, мин аның койрыгы кебек ияреп йөри идем. Гөмбәгәме, авылгамы, берәр кая төзелешкәме...
Җырчының әтисе 1 сентябрьдә 33 яшендә йөрәге тотып вафат булган. Ул вакытта Альберт 2нче сыйныфка барган. Әнисе кабат кияүгә чыкмаган, кызын һәм улын берүзе тәрбияләгән.