Рамил Ханнанов: «Мәктәп – театр кебек, аңа бер кереп чумсаң, чыга алмыйсың»
Рамил Гомәр улы Ханнанов – фәнни-методик мәкаләләр, «Төрки драматургия контекстында татар сәхнә әдәбияты (ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы)» дигән монография, V-IХ сыйныфлар өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы. Бу уку елында башлангыч сыйныфлар өчен әдәби уку дәреслекләрен чыгарды.
Ул 1984 елның 17 августында Әлмәт районының Чупай авылында дөньяга килгән. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетында укый, гыйльми дәрәҗә яклый. «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли, «Дәрелфөнүн» гәзитенә нигез салучыларның берсе. 2012 елларда «Чын Мирас» журналын оештыру һәм нәшер итүдә хезмәт куя, 2014 елдан – «Казан утлары»нда баш мөхәррир урынбасары.
Ханнановлар – укытучылар гаиләсе: тормыш иптәше Ханнанова Гөлназ Минзакир кызы 155нче татар гимназиясендә география һәм биология фәннәрен укыта. Аларның хәтта кавышулары да татар теле, әдәбият олимпиадаларында булган. Гөлназ Ханнанова – «Ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында «Креатив укытучы» номинациясендә җиңүче.
Ике бала тәрбиялиләр: уллары 10нчы сыйныфта, ә кызлары 5нче сыйныфта белем ала.
Сез ни и өчен тормышыгызны татар теле белән бәйләргә булдыгыз?
Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими – шундый зур мәгърифәтчеләр яшәгән төбәктә тудым. Бик матур табигатьле, таулы як. Менә шул Чупай чишмәләренең суларын эчеп үсү, табигатьтән аерылгысыз балачак мине иҗат дөньясына, укытучылыкка алып килгәндер. Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәримиләр һәрвакыт мәгърифәт эстәгән һәм укытучылык, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән. Менә шул бабалардан калган ниндидер йола, гореф-гадәтләр, белем алырга омтылыш миңа да күчкән, дип фикер йөртәм.
Мин кечкенәдән шушы филология юнәлешенә әзерләнеп үстем. Үзем дә мәктәптә укыганда Республика олимпиадаларында катнаша идем. 11нче сыйныфка барганда кайда укыячагымны, кем булачагымны тәгаен белә идем. Шул юнәлештә әкренләп кенә үзеңне үстерү, үзеңне һөнәргә әзерләү башланды.
Интернет булмагач, элек төп чыганак – укытучы иде. Ул биреп бетермәгәнен кич белән авыл китапханәсенә барып эзли идек. Әле дә хәтеремдә: китапханәдә мичкә ягылмый, салкын, Чупай ташыннан салынган бинада, киез итекләр киеп, караңгы төшеп беткәнче укыйм...
Мин 7-8 сыйныфларда Гаяз Исхакыйның «Зиндан» китабын укыдым, аңламаган вакытларда сүзлектән карап, шул рәвешле әдәбиятка гашыйк булдым. Университетта без бик күп төрле әдәбият укый башладык. Нинди генә әдәбият юк иде: татар әдәбияты, туган як әдәбияты, башкорт, чуваш, мари әдәбиятлары...
Казан дәүләт педагогика университетында (хәзер Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты) белем алдым. Көчле галимнәр укытты. Без – тулаем педагог булырга әзерләгән буын, чөнки бүгенге көндә бу дәрәҗәдә педагоглар әзерләү бетте. Туган телемә гашыйк булу, ул телдә сөйләшү зур роль уйнады бу һөнәрне сайлаганда. Татар авылы мәктәбе булса да, безнең күп фәннәр рус телендә укытылды. Рус телендә белем алу кыен бирелде миңа, хәтта укытучылар, сыйныф җитәкчеләре татар телендәге дәреслекләрне бирәләр иде.
Элек үзегез укыган һәм хәзерге татар теле, әдәбият дәреслекләрендә аерма бармы? Булса, нинди аермалар күрәсез?
Татар теле, әдәбият дәресләре хәзер җайлырак, ә башка фәннәргә карасак, минем фикерем үзгә. Элек күп әйбер «ГОСТ» буенча иде. Укучы кайда укыса да, бер үк вакытта шул ук теманы үзләштерә. Ул вакытта бөтен җирдә дә уку стандарт иде.
2000 еллардан башланган төрлелек башка фәннәрне кыенрак хәлгә куйды. Безнең туган тел һәм әдәбият дәреслекләрендә артык зур аерма юк, чөнки кабул ителгән кагыйдәләр, терминнар – татар телендә. Әдәби әсәрләр әдәбият дәреслекләрендә бераз гына үзгәрә, алмашына, ул идеология һәм бүгенге заман таләпләреннән чыга. Безнең башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа дәреслекләр чыгып килә, һәм аларда бераз гына үзгәреш булды. Яңа буын дәреслекләре аз гына җиңеләйтелгән күнегүләр белән, бүгенге заманга яраклашканрак. Без укыган дәреслекләрдә күбрәк XX гасыр башындагы әдәби әсәрләр иде, бүгенге көндә балалар аларның сүзләрен аңламый. Архаизмнарны өйрәтеп утыру бик күп вакыт ала, шуңа җөмләләрнең, мисалларның яңартылуы – ул табигый хәл, заман таләбе.
«Олимпиада – укучы өчен мөмкинлек»
Олимпиада да, төрле бәйгеләргә әзерләнгәндә күп көч куясыздыр? Уңышларыгызны да әйтеп китегез әле.
Олимпиада хәрәкәте – балачактан үзем мавыккан өлкә, мәктәпкә килгәч тә шул максат күздә тотылды. Мәктәп яңа булгач, балаларның белем дәрәҗәсе төрле иде: туган телне яхшы белүчеләр дә, белемнәре түбән булган балалар да булды. Беренче елны безнең уңышлар булмады, Казан шәһәре күләмендә санаулы гына призер булды, ә икенче елны республикага баруны максат итеп куйдык, ул максатны үтәп, 3 призерым булды. Бүгенге көндә призерлар саны 18, алар хәзер команда булып эшләргә өйрәнделәр. Укучыларым бик тырыш, ләкин ялкауланган вакытлары да бар. Минем бурыч – күңел төшкән, җиңелеп кайткан вакытларда укучының рухын күтәреп, аны канатландыру. Беренче елны призер булучылар сирәк, чөнки олимпиада шактый көчле әзерлекне сорый, дәреслектә булган мәгълүмат белән генә чикләнү нәтиҗә бирмәячәк. Өстәмә кызыксыну, җайсыз сорауларны чишү, төгәл бер фикергә килеп җавап бирү, аналитик фикергә килү булырга тиеш.
Татар теле белән әдәбияты олимпиадаларында җиңү өчен ни эшләргә кирәк? Лайфхаклар белән бүлешегез әле, зинһар.
Хәзерге көндә лайфхаклар күп. Иң беренче чиратта – система һәм режим булырга тиеш. Хәтта мин тәртипне дәфтәр алып барудан ук башлыйм.
Икенчедән, социаль челтәрләрдә фикер алышу. Үзебезнең төркемнәрдә бер-беребезгә кызыклы биремнәр җибәрәбез, аларны эшләп киләләр, җыелып фикер алышабыз.
Өченчедән, биремнәрне чишү. Биремнәр системасы ел саен охшаш. Биремнәр елдагыча эзлекле рәвештә, мәсәлән, тест өлеше, теоретик өлеш, иҗади өлеш. Башка елдагы биремнәрне алып эшлибез, һәм шулар үрнәгендә эшләнеш тәртибендә өйрәнәләр. Укучы, күнеккәч, олимпиадада югалып, каушап калмый. Олимпиада эшендә иң катлаулысы – инша язу.
Олимпиаданың бер үзенчәлеге бар: олимпиадада катнашкан бала БДИны яхшы балларга бирә, чөнки укучы үзен контрольдә, режимда тотырга һәм системада эшләргә өйрәнеп үсә. Олимпиада баланы нык чыныктыра. Мәсәлән, укучы таныш булмаган мохиттә, таныш булмаган укучылар арасында БДИ бирергә тиеш, ә олимпиадада катнашучы бала бу юлларны күп тапкырлар үткән, шуңа күрә ул каушамый да, борчылмый да.
«БДИдан баш тартырга кирәкми»
БДИны яхшы балларга бирер өчен мәктәптә генә уку җитәме?
Мин БДИны ике яклы итеп кабул итәм. Беренчедән, ул син сайлаячак һөнәргә әзерләнергә тулы мөмкинлек бирә. Икенчедән, ул илнең теләсә кайсы төбәгендәге уку йортларына керергә мөмкинлек бирә. Мәктәбебездә ял көннәрендә дә, каникул вакытларында да, хәтта җәй көннәрендә дә әзерләүче укытучылар бар, ләкин хәзер бу дөньяда БДИ системасын бизнес итеп, акча эшләү итеп кенә караучы укытучылар да бар. Без аларны «лжепедагоглар» дип атыйбыз.
БДИны елдан-ел авырайталар, гомумән, имтиханнар тапшыру – укучылар өчен стресс. Ничек уйлыйсыз, бәлки, БДИны гомумән бетерергә кирәктер?
Юктыр, безнең буын мәшәкатьләнгәне дә җиткән, чөнки без моны икеләтә үтә идек. Мәктәптә дәүләт имтиханнары тапшырдык, аннан соң үзең сайлаган уку йортында тагын тапшырасың... Бу – икеләтә стресс иде безнең өчен, һәм имтиханнарны да бер яки ике уку йортыннан ары тапшыра алмыйсың. Ә хәзер мөмкинлекләр зур, чөнки компьютер аша гына җибәрәсе. Кире ул вакытка кайту мөмкин түгел һәм кирәкми дә.
9нчы сыйныфтан соң булган имтиханнарда хәзер татар телен дә сайлап була, укучыларыгыз арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар күп булдымы?
9нчы сыйныф укучылары арасында имтиханны татар телендә дә тапшыручылар бар, укучылар күбрәк укытучыга бәйле рәвештә дә киләләр, чөнки укытучының әзерләве ошый аларга. Узган ел укучыларым арасында сайлаучылар шактый булды. Иң куанычлысы: алар – олимпиадада зур нәтиҗәгә ирешкән укучыларым, һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны бу имтиханнан азат итте, аларга автомат рәвешендә «биш»ле куелды. Мин моны дөрес дип саныйм. 6 укучым бу юлны сайлады.
«Ихтыяр Тукай һәйкәленә чәчәкләр салырга дәрестән качып киткән»
Укучыларга татар теле дәресләренә ничек кызыксыну уятасыз? Татар теле һәм әдәбияты буенча Олимпиадада Гран-При яулаган Ихтыяр Кыямов интервьюсында Сезне телгә алды: «Балачакта татар теле һәм әдәбияты дип янып-көеп йөрмәдем. Татар теленә каршы төшеп, маңкорт булып йөрмәсәм дә, тиешле дәрәҗәдә туган телемә, әдәбиятыма әһәмият бирмәгәнмен. «Адымнар» мәктәбенә күчкәч, миңа бәхет елмайды – укытучым Рамил Ханнанов татар теленә мәхәббәт уята алды», – дигән иде ул.
Татар халкында шундый сүз бар: җан тартмаса, кан тарта, дигән. Ихтыярның ул канында бар иде, ләкин моңа әһәмият бирмәгән. Монда килгәч, укучыларым минем татарча яшәвемне күрәләр. Башта рус мәктәбендә белем алган укучыларга кыен була.
Ихтыярга килсәк, ул – нык тырыш һәм максатларына ирешүче. Аңа сыйныфташлары белән дә бәхет елмайды, чөнки аларның һәрберсе белемгә сусап килгәннәр иде, хәтта сыйныфында 8 телдә камил сөйләшә торган егет тә бар иде. Әле алар белән бер кызык хәл дә булды: бер вакытта дәрестә кызлар гына утыра, «Кайда егетләр?» дигән сорауга җавап бирүче юк, кызлар елмаешалар, көлешәләр, ләкин әйтмәделәр. Мин моңа бик аптырадым, чөнки гомердә дә Ихтыярның сәбәпсез туган тел дәресен калдырганы юк. Дәрес беткәч, интернет-лентаны ачсам, Тукай һәйкәленә Рәисебез чәчәкләр сала, ә аның кырында, башларына кәләпүшләр киеп, минем егетләр дә Тукай һәйкәленә чәчәк салалар. Алар милләтнең тормышы белән яши торган егетләр булып үскән, моны күргәч, күзгә яшьләр килде... Башка мәктәпләрдән куып китерәләр андый чараларга, ә алар дәрестән качып киткәннәр. Аннан соң алар милләт мәсьәләләре белән бәйле чараларга йөри башладылар.
Яңа килгән укучыларга олимпиада көне-төне уку, күңел ачмау, буш вакытыңны фәкать шуңа сарыф итү белән тәңгәлләшә. Ә команда белән эшләү, кайдадыр бергә ял итү, бергә кафеда утыру, җыелып, әзерлек курсларына (УТС) китү, олимпиадаларга йөрү – үзе бер могҗиза. Балалар яңа катнаша башлаучыларга мавыктыргыч, кызыклы итеп сөйлиләр, һәм аларда да катнашу теләге барлыкка килә.
Республика җитәкчелегебезгә бик зур рәхмәт, чөнки призлы урын алган өчен балаларга акчалата бүләк бирә. Бу – бик зур стимул. Олимпиадниклар – минем ышанычым һәм таянычым.
«Татар теленең даирәсе тарая»
Татар теленең хәзерге торышы нинди? Татар теленең киләчәге бармы?
Әлбәттә киләчәге бар, чөнки мин, минем улым, кызым, укучыларым, хезмәттәшләрем бар – без татар телендә сөйләшәбез. Тараю дигән әйбер бар, кайбер өлкәләрдә телнең кулланышы кысыла.
Ничек уйлыйсыз, ни өчен хәзерге көндә татар телендә төп фәннәрне укытмыйлар? Мин «дүрт бөтен уннан бер» дип әйтсәм – мине аңламаячаклар. Бу – татар телендә терминнар бетеп килә дигән сүз бит.
Бу вәзгыять күбрәк әти-әниләргә бәйле. 1990-2000 елларда ирек бирелде, һәм фәннәр үзеннән-үзе рус телендә укытуга күчеп бетте. Күчүне БДИны да сәбәп итеп алдылар, ләкин туган телдә укыта торган мәктәпләр бар, алар үз кыйбласыннан читләшмәде. Мәсәлән, безнең мәктәп җәмгыять белемен һәм тарих фәнен татар телендә укыта, ләкин балалар БДИны ул фәннәрдән яхшы балларга бирәләр. Шулай ук бу елны 11нче сыйныфны тәмамлаган укучыларым математика фәнен инглиз телендә укыды, һәм алар 100 баллга якынны җыйдылар. Күп телле мәктәпнең максаты – кайсы телдә булса да, ул фәнне бик җайлы гына аңлатып бирергә тиеш.
«Журналистикада бүгенге көндә моңсурак була башлады»
Публицистик мәкаләләр, төрек драматургиясенә багышланган һәм башка фәнни басмаларыгыз бик күп, шушы арада тагын җыентыклар чыгарырга исәп юкмы?
Планнар бик зур. Иң сөенечлесе – башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби уку дәреслекләре шушы арада гына эшләнеп бетеп, Мәскәүгә федераль исемлеккә кертү өчен тапшырылды . Ул – «Адымнар» мәктәбенең укытучылар коллективы белән бергә эшләгән хезмәтебез. 1-4 сыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләре чыгардык. Алар – Федераль дәүләт белем стандартларына тулаем максатчан рәвештә яраклаштырылган һәм Федераль программага туры китерелгән дәреслекләр. Бу – рухи ләззәт бирә торган эш. Дәреслекләр язучылар күп түгел, юк дәрәҗәсендә.
«Чын мирас», «Казан утлары» журналларында эшләгәнсез, нигә бу эштән киттегез?
Журналистика – минем икенче белгечлегем. Мин хезмәт юлымны педагог булып башладым, бәлки, шуның өчен дә бу юлны сайлаганмындыр
Сез ике өлкәдә эшләп карадыгыз, кайсысында авыр?
Эшләгән кешегә ике өлкәдә дә авыр, җиңел түгел (көлә). Җаныңны биреп, хезмәтеңне яшәү рәвешенә әйләндерергә кирәк. Бу өлкәләр бер-берсенә охшаш.
Хәзер, укыту эшен ташлап, кире журналистика өлкәсенә эшкә кайтыр идегезме?
Юк, кайтмас идем. Беренчедән, укучыларымны, хезмәттәшләремне ташлый алмыйм. Мәктәп – театр кебек, аңа бер кереп чумсаң, чыга алмыйсың. Икенчедән, журналистикада бүгенге көндә моңсурак була башлады, язган мәкаләләр кирәкме, дигән сораулар миндә туа. Мәктәптә кире эффект бар, ә журналистикада мәкаләгә кайтаваз юк. Элек чыккан язмага фикер алышулар, бәхәсләр булган.
Сез бит әле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да, иҗат итәргә вакытыгыз каламы?
Әлегә гөрләп иҗат итәм дип әйтә алмыйм. Мин – язучыларның иҗатын пропагандалаучы. Бүгенге көндә мин – әдәбиятның пиар менеджерыдыр. Мәктәп, методик эшчәнлек һәм әдәбият белән бәйле мәкаләләр чыга, ләкин киң массага таралмыйлар
Ничек уйлыйсыз, татар матбугатын ничек үстерергә?
Интернетны, телевидениене бетерсәк, матбугат чәчәк атачак. Заман һәрвакыт үзгәреп һәм үзгәртеп тора.
Укытучылык күп көчне аладыр. Ә Сез фән белән дә шөгыльләнәсез, шәхси тормышка вакыт каламы?
Шәхси тормышны төрлечә күреп була. Кем өчендер – эштән йөгереп чыгып, кайдадыр ял итү, күңел ачу, берничә көнгә китеп бару, өйдә яту... Ә минем шәхси тормышым – ул мәктәп белән бәйле, бу – минем яшәү рәвешем, мин аны үзгәртә алмыйм. Минем мәктәптә шәхси тормышым бара, идеяләрем, кайбер хыялларым тормышка ашырыла. Мәктәп, яраткан укучыларым шәхси тормышымнан аерылгысыз.
Сез өйдә балаларыгыз белән татарча сөйләшәсезме? – Әйе, балаларым 155нче татар гимназиясендә белем ала, ә өйдә саф татарча сөйләшәбез.
Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт! Эшегездә уңышлар!