Миләүшә Сабирова кендегенә операция ясаткан

Данир Сабировның тормыш иптәше, концертлар директоры Миләүшә хастаханәдә. Ул кендеген кыскартырга булган.

«Күпләр миңа нинди операция булуы белән кызыксына. Күзләрем бераз шешенсә дә, үземне яхшы хис итәм, Аллага шөкер. Хәтерләсәгез, мин 1 ел элек абдинопластика ясаткан идем. Бар да яхшы иде. Табиб рөхсәте белән мин аннары спортзалга киттем. Шуның белән хәлемне боздым гына. Кендегемне тыштан гына түгел, эчтән дә озынайтканмын. Ямьсез булып торырлык дәрәҗәдә сузылган иде. Пляжда балаларым да, ирем дә: «Әни, нинди ямьсез кендек бу синең», – диләр иде. Менә шул мине кабат операциягә китерде», – дип аңлата Миләүшә үз хәлләрен. Ул беренче операциядән соң сакланмавын, бу юлы саграк эш итәргә җыенуын сөйли.

Аңлатып үтик, абдинопластика – гади тел белән әйткәндә, корсак маен алдыру, бала тапканнан соң сузылган корсак тиресен тарттыру.

Читайте на 123ru.net