«Казахстанда кемне генә очратсам да, татарга барып тоташмаган кешене күргән юк әле»

Ике тугандаш халык әдипләре җыелган җирдә

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы залында казах язучылары шигъриятенең татар телендә антологиясен тәкъдим итү кичәсе көтеп алынган вакыйга икәнен тәүге минутлардан ук сизеп алдым. Ник дисәгез? Чит өлкә, чит ил әдипләре, иҗат халкы белән күрешүләр бүгенге көндә бик юк бит, шуңа күрә дә, алар әдәби даирәдә кайнаган интеллигенциябезгә аеруча тансык. Хәер, бу фикергә язманың ахырында урын бирермен, ә әле кичә турында бәйнә-бәйнә языйм.

Биредә республикакүләм әдипләр, Казахстан консуллыгы вәкилләре һәм ул ил язучылары катнашты.

«Әлеге чара – безнең өчен зур мәртәбә. Казахстан язучылары белән элемтәләр ныгуына без бик шат. Тәрҗемәчеләргә рәхмәт әйтәбез. Алга таба да иҗади дуслык дәвамлы булсын. Совет чорында безнең халыклар әдәбияты вәкилләре тату яшәде. Әмма 1993 елдан соң бу элемтә өзелде. Хәзер бу элемтәне без саклыйбыз һәм ныгыту юлындабыз, дип саныйм. Элек казах әдәбияты әсәрләренең тәрҗемәләре, Казахстанда безнең әкиятләр җыентыклары чыкты. Язучылар берлеге рәисе булгач, мин элемтәбезне элекке дәрәҗәгә күтәрергә тырышам», – дигән бик хак фикерләрен әйтте ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Сәламләү белән Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы Киңәшчесе Гәүһәр Асанбаева, Казахстан Язучылар берлеге әгъзасы Саят Камшыгер, «Шығыс әдебиеті» нәшрият компаниясе баш мөхәррире Гөлнур Кыранбай да чыгыш ясадылар.

Без татар халкының бөтен бөек шәхесләрен беләбез. Безнең зыялыларыбыз арасыннан да сезнең яктан булганнары бар. Безнең Алматыда да татар бистәсе бар. Ркаил агай белән төрле төрки фестивальләрдә күрешеп торабыз. Уртак әдәби процесслар хәтсезгә туктап калганнан соң җанланып китте, – диде алар.

Казахлар үз телләрендә сөйләсәләр дә, төрки телләр охшаш бит, бөтенебез дә аңладык.

Шулай ук очрашуда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ, ТР Язучылар берлеге әгъзалары Рәдиф Сәгъди, Рифә Рахман һ.б. чыгыш ясады.

Җәмәгать, бүген без искиткеч җылы чарада-мәҗлестә утырабыз. Бер вакытта да татар – казахсыз, казах татарсыз яшәмәгән. Казахстанның кайсы шәһәренә барып керсәң дә уртак динебез көчле булган. Уртак күп кенә шагыйрьләребез булган, чөнки фольклорбыз һәм туган телебезнең асылы вә тамырлары уртак. Әйтик, 1916-1918 елларда Оренбургта чыга торган «Вакыт» газетасында һәм «Шура» журналында бер бәхәс барган. Ул бәхәсне кем уйлап тапкандыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Аңарда Ризаэддин Фәхреддиннәр, Фәтыйх Кәримнәр катнаша. Ә бәхәснең темасы шундый була «Казах теле мөстәкыйль телме яки татар теленең шәүләсе генәме?» Шул вакытта шушы ук теманы киресенчә итеп казахлар да күтәрә, әмма бу бәхәс ачуланыш белән бармый. Төрттерешеп тә түгел, ә безнең дустанә мөнәсәбәтләрнең бер матур дәлиле була ул чакта әлеге бәхәс, – ди Рәдиф Гаташ. – Элегрәк, Советлар Союзы чорында чыгарылган китапларны да күзалларга кирәк. Мәсәлән, сугыштан соңгы дәвердә беренче тапкыр Абайны чыгарган вакытта – казах телен белгән язучылар Нури Арслан, Әхмәт Исхак, Мәхмүт Хөсәен һәм Семейда яшәп кайткан Әхмәт Рәшитовлар бик матур итеп татар теленә тәрҗемә ителәр. Ул бик әйбәт тупланма форматында сайланма әсәрләр китабы булган иде.

Ә бу китапта без бик матур итеп бастырылган бүгенге көн шигъриятен күрәбез.

– Иң әүвәл, Абайның да фикерләре шул ук: казах белән татар бер тамырдан чыккан. Дөрес, Рәдиф Гаташ та әйткән иде, 1974-1990 елларда Татарстанда һәм Казахстанда 12ләп китап тәрҗемәләре басмаханәләрдә нәшер ителде. Шул исәптән, Абайныкы. Ул чорда безнең союзлар арасында аралашулар һәм иҗади хезмәттәшлекләр бик актив барды. Менә 1979, 1990 елларда нәшер ителгән китапларны да алып килдем әле сезгә күрсәтергә, аларга казах язучыларының классикларының 6 повесте һәм хикәяләр кергән. Байтак кына каләмдәшләребез татарча тәрҗемә итүдә катнашкан иде. Аларны да искә алып, бу әдәби басмаларны карап чыгу зыянлы булмас, – диде сәхнә түреннән чыгышы вакытында язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лерон Хәмидуллин.

Минем балаларым бүгенге көндә Алматыда тора, һәм мин казахлар белән аралашып яшим. Бик кызык, Казахстанда кемне генә очратсам да, татарга барып тоташмаган кешене күргән юк әле. Шигърият традицияләребез дә уртак, – диде шагыйрә Рифә Рахман.

Татарстан белән Казахстан арасындагы икътисади һәм мәдәни элемтәләр уңай динамикага ия. Без милләтара һәм рухи элемтәләрне үстерәбез. Казах язучыларының шигырьләр антологиясе – татарчага тәрҗемә ителгән казах һәм татар халкы арасындагы дуслыкның тагын бер нәтиҗәсе, бердәмлек дәлиле. Ассызыклап үтәсем килә, безнең Татарстан Республикасының чит илләрдә һәм Россия регионнарында хәзерге көндә 27 вәкиллеге бар. Ул вәкиллекләрнең берсе иң беренчеләрдән булып Казахстанда ачылды. Үзебезнең ассамблеядә Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә якшәмбе мәктәбе бик уңышлы эшләп килә. Хәзерге вакытта анда 25 телдә укыту алып барыла, 110 филиалы бар. Һәм анда да казах теле өйрәтелә. Анда халык теләп йөри, күпләп йөри. Һәр якшәмбе саен Халыклар дуслыгы йорты шау-гөр килеп тора, Сабантуйдагы шикелле, халык бик күп була. Бу күренеш тә казахлар теленә, әдәбиятенә карата кызыксыну зур икән, дигән уйларны барлыкка китерә, – дип сөйләде Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин.

Антологиягә чыгаруны язучылар хуплады, халыклар дуслыгын өскә чөйде

Күпләр антологиянең нәшер ителүен әдәбият даирәсе өчен генә түгел, ә халыклар бердәмлеген ныгытуда да зур роль уйнавын белдерде.

Билгеләп үтик, антологиянең редколлегиясенә, аның эшенә Ркаил әфәнде үзе җитәкчелек иткән. Тәрҗемә эшен ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова һәм шагыйрь Газинур Морат алып барган икән. Китапка Казахстанда киң танылу алган төрле буын казах шагыйрьләренең шигырьләре тупланган. Барлыгы 36 шагыйрьнең 250 әсәре тәрҗемә ителгән. Җыентыкның сату өчен билгеләнмәгән тиражы 500 данәне тәшкил иткән.

Шулай ук язучыларга «Күңелнең бер өлеше» дип аталган, татар язучыларының казах теленә тәрҗемә ителгән проза әсәрләре җыентыгын да тәкъдим иттеләр. Татар прозасы җыентыгы исә 1 мең данә тираж белән чыгарылган. Китапка Ркаил Зәйдулла, Марат Кәбиров, Ләбиб Лерон, Факил Сафин, Зөлфәт Хәкимов һәм Нәбирә Гыйматдинова кебек авторларның әсәрләре кергән.

Чит ил язучылары белән дуслык данлана, үзебезнекеләр онытыла... яки юкмы?

Шулай да, китапны тәкъдим итү кичәсе матур, үз югарылыгында үтсә дә, Язучылар берлегенең Тукай залы яртылаш буш булуы күңелне бераз кырды... Казандагы әдәби-мәдәни мохиттә кайнаучы шәхесләребезгә, Казахстаннан килеп бездәге уку йортларында белем алучы студентларга бер «сызгыру» җитә иде бит! Килерләр иде әле!

Чын дөресен әйткәндә, үзем дә әле чарадан сөенү хисләре белән киттем. Нигә дисәгез, иптәшләр? Соңгы елларда язучылар төбәкара дәрәҗәдә әллә ни аралашмавы бер хәл... Ә бит алар ничектер халыктан йомылып, «үз казаннарында гына кайныйлар» сыман да тоела бит. Район җирлекләренә кайтсалар исә – җирле матбугат редакцияләрен читләтеп узып, мәдәният сарайларына, мәктәпләргә сый-хөрмәт артыннан кереп китәләр. Гәрчә, аларның коллегалары район, шәһәр редакцияләрендә хезмәт куйсалар да. Ә берәр язучыбызның район редакцияләре каршында эшләп килгән, күпчелегенең 50, 60 үткән тарихлары булган әдәби берләшмәләрдә каләм тибрәтүчеләр белән очрашып, аларның иҗатлары буенча урында кыскача анализ ясаганнары бар микән? Юктыр, мөгаен. Һәрхәлдә, күпләр белән аралашам, хәбәрдармын. Ишеткән, күргән генә юк. Күп кенә язучыларны әдәби ареналардан күреп кенә түгел, хәер, якыннан да беләм.

Чит илләр, Казахстан белән әдәби багланышлар, бәйләнешләр җайлаша икән, димәк, үзебездәге каләмдәшләргә дә игътибарны арттырырсыз, дигән теләкләрдә калыйк. Әдәби сулыштагы бер зур балкышка хәерле юл булсын бу вакыйга!

  • Татарстан Язучылар берлегендә казах язучылары антологиясен тәкъдим итүдән фоторепортаж

Читайте на 123ru.net