Радий Хәбиров махсус операция хәрбиләренә булышу өчен хатын-кызлар отряды төзергә боерды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров госпитальләрдә махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү өчен хатын-кызлар отряды булдыруның бөтен вариантларын карарга боерды. Сүз профессиональ медицина ярдәме турында бармый, ә хәрбиләрне карауга әзерләү, операциядән соң кизү тору, ягъни волонтерлык турында. Бу инициативаны Башкортстанның Эшмәкәрлек министрлыгы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Зөһрә Гордиенко белдерде. Аның фикеренчә, бу – хатын-кызлар тәртипсез рәвештә махсус операция зонасына китмәсен һәм югалмасын өчен кирәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республика җитәкчесе әлеге тәкъдимне хуплады.

«Миңа хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, бер егетне госпитальгә алып киләләр. Киеме канга баткан, пычрак. Бу – медицина эше түгел, ә аларны карау-тәрбияләү – бик кирәк эш. Табиблар гына өлгерә алмый. Һәм үзләрен шунда җибәрүне сорап, бик күп хатын-кыз мөрәҗәгать итә, туганнары да сорый. Хәзер аларга да өйдә утыру җиңел түгел. Аларны отрядка тупларга, Оборона министрлыгының баш медицина идарәсенә, ЛНР хакимиятенә чыгарга кирәк. Җибәрү буенча бөтен чыгымнарны үзебезгә алабыз. Бу – дөрес эш», – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан башлыгы бу эшне системага салырга, хатын-кызлар отряды оештырырга һәм аларны кирәкле җиргә җибәрүне оештырырга кушты. Соңыннан аларга «махсус хәрби операция ветераны» исеме бирелергә мөмкин.

Читайте на 123ru.net