Үчле ир-ат сөйгәне белән талашкан хатынның бармакларын кисеп алган

Алтай краенда яшәүче пенсионер хатынның бармагын кисеп алганнар. Үчле ир-ат аңа пычак белән һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Усть-Калманский районындагы авылларның берсендә яшәүче ир-ат сөйгәнен үпкәләткән хатыннан үч ала. 28 октябрьдә ул бергә яши торган хатыны белән 64 яшьлек пенсионер хатын янына килә – алар самогон алырга тели. Шунда ике хатын талаша.

Ир белән хатын хәмер алып китеп бара. Өйгә кайтып эчәләр, аннары хатын сөяркәсенә үпкә белдерә – имеш, ул аны самогон сатучы пенсионер хатыннан якламаган. Бу сүзләр ирнең мин-минлегенә тия, ул үзенең булдыклылыгын исбатларга китә, үзе белән пычак та ала.

«Ир-ат хәмер алу сәбәбе белән ишек ачтыра. Хатын-кыз аны керткәч, аның күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр пычак кадый. Самогончы хатын аңын югалтып егыла. Ир-ат аның кулындагы 2 бармагын кисеп алып китә», – дигән тикшерүчеләр.

Ир-ат бармакларны сөяркәсенә алып кайтып бирә. Хатын канәгать калган, мөгаен, аннары ир бармакларны чыгарып ташлый, диелә хәбәрдә.

Яраланган хатынны коткарганнар, хәзер ул реанимациядә. Үч алучы ир-атны тоткарлаганнар. Ул – моңа кадәр дә хөкем ителгән кеше. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net