Гаҗәп кавышу: Наркотиклар белән тотылган кызга суд утырышында егете тәкъдим ясаган

Санкт-Петербургта суд утырышында гадәти булмаган романтик хәл булган. Наркотиклар аркасында судка эләккән кызга йөргән егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Яшьләр – Забава һәм Стас – туй турында романтик шартларда сөйләшергә-килешергә дип, Туапседан Санкт-Петербургка килә. Урамда йөргәндә егет кызының элеккеге егетен күреп ала. Алар арасында низаг башлана, егет, кызының «бывшие»на үзенең текә икәнен күрсәтер өчен, граната муляжы күрсәтә. Полиция килә, кызның кесәсендә 88 грамм наркотик табалар. Җинаять эше кузгатыла.

Суд утырышында егет шаһит буларак чакырыла. Ул суд утырышында кызга тәкъдим ясый. Кыз, күз яшьләрен йота-йота, ризалык белдереп баш кага… Судның матбугат секретаре Дарья Лебедева бу хәл турында «суд тарихында калачак утырыш» дип әйткән.

Әмма никахлашу кичектереп торыла, чөнки кыз әлегә сак астында.

Читайте на 123ru.net