Корсагыннан май алдыру буенча операция ясаткан 44 яшьлек хатын-кыз үлгән
Питерда липосакция ясатканнан соң бер хатын-кыз вафат булган. Ул операция өчен 700 мең сум түләгән була. Табиблар исә, хатын-кыз тромб өзелү аркасында үлгән, дип ышандыра.
«SHOT» Телеграм-каналы бу фаҗига турында тулырак ачыклаган. 44 яшьлек Анна керамика җитештерә торган компаниядә контролер булып эшләгән. Ул икенче баласын тапканнан соң гәүдәсеннән канәгать булмый һәм липосакция ясатыр өчен акча җыйган. Хирургларны «отзывлар» буенча сайлаган. Ахыр чиктә, Матрос Железняк урамындагы «Своя клиника»да операция ясатырга уйлый.
Аңа корсагындагы майны алдыру буенча операцияне 31 октябрьдә ясыйлар. Икенче көнне обход вакытында баш табиб Аннаны палатада аңсыз килеш таба. 10:30 сәгатьтә Аннаның йөрәге туктый. Аны ярты сәгать бу терелтергә тырышып карыйлар, тик файдасыз була. Тикшерүчеләр хәзер бу клиниканы тикшерә. Хирурглар Аннаның гаиләсенә липосакция ясатуның үлемгә бер катнашы да булмавын, анда тромб өзелүен әйткән.
1 ел элек Питердагы «Абриелль» шәхси клиникасында липосакция ясаткач, пациентка үлгән иде. Ул вакытта, 47 яшьлек хатын-кыз баш мие шешенү аркасында үлгән, диделәр.