«Нурия апа, бу – синнән дә җүләррәк»: Фирдүс Тямаев концертына әрсез ханым килгән

Фирдүс Тямаев еш кына «минем концертларга нормаль кеше килми» дип әйтергә ярата. Уфадагы концертында әнә шундыйрак тамашачыларының берсе Тямай янына менгән.

Супер кыска күлмәк кигән булса да, бу ханым тартынып тормый – баскычларны читләтеп үтеп, сәхнәгә урта өлештән «бөтен байлыгын күрсәтеп», тәгәрәп диярлек менә.

Нишлисең? Ой, бл.., – дип каршы ала аны Фирдүс. – Сезнең ике аягыгыз болай аерылды. Үрдәк су коенган кебек. Сезнең все нормально анда? – дип тә сорый.

Сорауга җавап биреп тормыйча гына, бу хатын Фирдүстән иң дәртле җырын башкаруын үтенә.

«Минем бер мощный, яңа җырым бар. «Нигә үлде минем этем?» дигән», – дип шаярта җырчы. Бу сүзләрдән зал шаркылдап көлә, бу хатын-кыз да, Фирдүс тә алкышларга күмелә.

Үткен ханым төшкәндә дә баскычка барып тормый. Дөрес, бу юлы аңа төшәргә Тямай үзе ярдәм итә – астан күтәрепләр ала.

«Нурия апа, бу – синнән дә җүләррәк бит», – ди ахырдан Тямаев, кемгәдер мөрәҗәгать итеп.

Cүз уңаеннан, Тямаевның концертларына мондый хатын-кызлар күп килә. Узган ел, мәсәлән, берсе җырчыны иреннәреннән үбеп төшеп киткән иде.

  • «Бу хатын-кыз шулкадәр тыйнаксыз» – Сәхнәдә үбешкән Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьлиләр

Читайте на 123ru.net