Фирдүс Тямаев: «Әти үлгәч, нәзер әйттем...»

Җырчы Фирдүс Тямаев аракы эчмәве, гомумән, спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмавы турында сөйләгән. Моның сәбәбен ул «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага әйтә.

«18 яшьтә, әти үлгәч: «Әти, авызыма бер тамчы да аракы капмыйм, тормышымны күтәрәм, синең битеңә кызыллык китермим», – дип нәзер әйттем. Шуннан соң 10 ел эчмәгәч, кайвакыт егетләр белән елына бер булса да ярты рюмка виски, вино эчеп куя башладым. Һәм мине шушы нәзер тота иде. Я авариягә эләгәм, я нәрсә... Хәзер бер 3 еллап инде бер йотым сыра да эчкәнем юк», – дигән җырчы.

Фирдүс Тямаев исерткеч эчемлекләрне тәмле җимеш сулары, алмалар, лимон салып ясалган чәйләргә алыштырган. Аның гримеркасында да 3 литрлы банка белән чәе гел үзе белән.

Читайте на 123ru.net