Балага уза алмый тилмергән хатын теләгенә ирешкән. Хәзер ул берьюлы тугыз балага авырлы

Кытайда яшәүче 25 яшьлек Хоу озак вакыт балага уза алмый тилмергән. Ул табибларга йөри башлаган, аның күп кисталары, полиплары бар икәнен ачыклаганнар, дәваланган. Октябрь аенда табиблар Хоуны сөендерә – балага узганын, алай гына да түгел, өч бала көткәнен әйткәннәр. «Мин авырлы икәнемне белгәч, шулкадәр бәхетле идем, хыялым тормышка ашты», – дип сөйләгән Хоу.

Ноябрь уртасында УЗИга килгәч, аның сөенече борчуга әйләнә – күзәтүләр аның берьюлы тугыз балага авырлы икәнен күрсәтә.

Хәзер табиблар «артык» эмбрионнарын алып ташларга киңәш итә икән. Ире дә борчыла: «Мин бик нервланам. Элек ул балага уза алмый дип борчыла идем, хәзер тугыз бала көтәбез», – дигән ул.

Кытай хатыны хәзер табиблар киңәшләрен көтә, дип яза World of Buzz сайты.

Читайте на 123ru.net