Мәскәүдә давыл вакытында 22 яшьлек кыз һәлак булган

Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә көчле җил вакытында 22 яшьлек кыз өстенә павильон ауган. Алина табиблар килгәнче вафат була, дип яза «112» Телеграм-каналы.

Кичәге көчле җилдә Мәскәүдә 5 кеше зыян күргән. Коммуналь хезмәтләр әлегә кадәр ауган агачларны җыя.

Көчле җил Казанда да шактый зыян салды. Тәрәзәләр, түбәләр «очты», светофорлар ауды, дип яза «В Татарстане поймут» Телеграм-каналы.

Зорге урамында 55нче йорт янында койма өстенә үк агач ауган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Хәзер республикада шторм кисәтүе гамәлдә. Ә җил әле дә дулавын дәвам итә.

Читайте на 123ru.net