Салават Фәтхетдиновның кызы: «Гастрольдән кайткач, әти безне уятканчы үбә иде»

Җырчы Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана сторисларында бик җылы кадрлар белән уртаклашкан. Без аларда халык артистын бабай ролендә күрәбез. Концерттан кайтып кергән Салават Фәтхетдинов, инде татлы йокыга талган оныгы янына кереп, аны кочаклый, үбә. Сабый да, йокы аралаш, бабасын кысып кочаклап ала.

«Без бәләкәй чакта, гастрольләрдән кайтып кергәч, әти безне уятканчы үбә иде. Хәзер дә бернәрсә дә үзгәрмәде. Ул үбүен һәм уятуын дәвам итә, тик хәзер инде минем балаларны», – дип, балачак хатирәләрен искә алган Лиана, әлеге күренешнең инде күп еллар дәверендә шулай булуын әйтеп.

Бүгенге көндә Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновларның Хәят, Җәннәт, Рәйхан һәм Дамир исемле 4 оныгы бар.

Читайте на 123ru.net