Танылган җырчының 17 яшьлек кызы үлеменә тәмәке төтене сәбәпче булган, дип фаразлыйлар

16 ноябрь төнендә Кишиневның төнге клубында Молдованың танылган җырчысы Игорь Кучукның 17 яшьлек кызы Андреа кинәт вафат булган. Ул музыка колледжына укырга килә, 1нче курс студентлары балының рәсми өлешеннән соң дуслары белән күңел ачарга килгән. Ул биергә чыга, әмма кинәт аңын югалта. Ике «ашыгыч ярдәм» бригадасы 52 минут дәвамында аны реанимацияләргә тырышкан, ләкин кызның гомерен саклап кала алмаганнар.

Андреа Кучук әти-әнисе белән

Бу вакытта аның әтисе концертта була. Кызының аңын югалтуы турында хәбәрне ишетүгә, ул клубка китә. Ишек төбендә аны хатыны каршы ала һәм кызларының инде үлгән булуын хәбәр итә. Әтисе Игорь Кучук клубта вентилициянең начар булуын язган – кальян һәм вейплар төтененнән сулар хәл булмый. Кызның кисәк йөрәге туктаган – аның элек йөрәгенә операция ясаган булганнар, соңгы вакытта үзен яхшы хис иткән. Игорь клубны гаепли – кызның үлеменә артык төтен һәм кислород җитмәү сәбәпче булырга мөмкин, дип белдергән. Андреа – гаиләдә бердәнбер бала булган.

«Без кара хәсрәттә. Ходаем, син нигә минем яраткан кызымны шулай алдың?» – дип әрнеп язган әти кеше. Ул, «ашыгыч ярдәм» тиешенчә җиһазланмаган иде, вакытында килмәде, дип тә гаепләгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы аның бу гаепләүләрен инкяр иткән белдерү дә ясаган – тиешле вакытында килде һәм җиһазланган иде, диелгән ведомство белдерүендә.

Андреаның клубта төшкән соңгы фотосы. Бераз вакыттан соң ул шушы дуслары күз алдында егыла һәм аңына килә алмый...

Андреа Кучукны җирләгәндә аның башкаруында җырларны тыңлаганнар. Кыз 4 яшеннән музыка белән шөгыльләнгән, аны, дөньякүләм билгеле җырчы булыр, дип фаразлаганнар.

Бу фаҗигадән соң Молдовада тәмәке тартуны контрольгә алу турында закон кабул итәргә җыеналар.

Игорь Кучук молдован халык җырларын җырлап танылган. Аның кызы Андреа да җырлаган.

Читайте на 123ru.net