Доллар 110, 120, 150 сум... Алга таба ниләр фаразлана?
Бүген доллар бәясе 110 сумнан артып китте. Электроника, җиләк-җимеш, дарулар, автомобильләр һәм чит илләрдән кайтартыла торган башка әйберләргә бәяләр артырга мөмкин. Ә евро бүген якынча 117 сум тирәсе йөри.
Соңгы көннәрдә доллар курсы 100 сумдагы психологик билгене узды һәм үсүен дәвам итә. Бүген 15.10 сәгатькә булган рәсми курс – 111,79 сум.
Доллар кайчан 150 сум торачак?
Доллар курсының хәзерге үсеше Россиядә экспорт һәм импорт дисбалансы белән бәйле, дип саный «Риком-Траст» инвесткомпаниясенең аналитика бүлеге башлыгы Олег Абелев.
«Чит ил валютасына ихтыяҗ импортка бәйле рәвештә бик тиз үскәнгә күрә, валюталарның шундый тиз үсешен күзәтәбез. Әлеге процесс Үзәк банк сәясәтенә бәйсез рәвештә бара. Бу – төп ставканың Россиядә валюта курсларына аз йогынты ясавына тагын бер дәлил, сәүдә балансы күпкә зуррак тәэсир итә», – дип аңлата ул «Новые Известия» журналистына.
Аның сүзләренчә, әгәр чит ил валютасы дефициты сакланса, моның артыннан, һичшиксез, рубльнең көчсезләнүе киләчәк.
«Киләсе атнада валюта экспортерлары салым түләү өчен валютаны рубльгә конвертацияләү фонында рубль бераз ныгырга мөмкин. Валюта бераз күбрәк булачак. Бер доллар өчен 101-102 сумга кадәр бераз гына чигенеш булу мөмкинлеге бар. Әмма, тулаем алганда, ел ахырына доллар өчен 106-107 сум диапазоны ягына рубльнең көчсезләнүенә тренд бар», – дип саный аналитик.
Россия валютасының көчсезләнүенә АКШтагы узган сайлаулар йогынты ясады, дип искә төшерә «Ингосстрах-инвестиции» баш макроикътисадчысы Антон Прокудин.
«Хәзер Трампның хакимияткә килүе аркасында АКШ дәүләт облигацияләренең керемнәре кискен үсте (Трамп проинфляция сәясәте вәгъдә итә), доллар курсы еврога һәм башка валюталарга карата кискен үсте, шуңа күрә ул рубльгә карата да кискен артты», – дип аңлата ул.
Белгеч Дональд Трампның чималга бәяләрне киләсе елда ук төшерергә вәгъдә бирүенә игътибар юнәлтә. Бу – Россия икътисадында рубльнең бәясен бик тә төшерергә мөмкин.
Әмма әлегә икътисадчылар курсның 120-150 сумга кадәр җитәчәген фаразларга алынмый.
«Чималга агымдагы бәяләр булганда курс 110 сум тирәсендә кала алачак. Мәсьәлә халыкара шартлардан», – дип өсти Прокудин.
Хәзер доллар сатып алырга кирәкме?
Икътисадчылар россиялеләргә долларны хәзер шундый югары курс белән сатып алырга киңәш итми. Акчаларын саклау өчен, Олег Абелев башка валюталарга: дирхамнарга яки юаньнарга игътибар юнәлтергә киңәш итә.
«Доллар һәм евроны кайда һәм ничек сарыф итәргә икәнен аңлаганда гына сатып алу отышлы. Мондый югары курсларда мин моны акча туплау максатыннан эшләмәс идем. Әгәр алар ярты ел эчендә тоту яки инвестицияләү максатыннан сатып алынса, ул вакытта мөмкин», – дип билгели ул.
Прокудин, курс үсеше барган вакытта валюта сатып алырга кирәкми, дип тә өсти.
«Валюта сатып алу хәзер бик үк отышлы түгел, ә менә ярты елга банк депозитлары буенча рубль ставкаларын 23-25%ка салу файдалы булыр», – ди.
Искәртеп узу зарур: августтан рубль долларга карата 21,3% югалтканлыгын онытмыйк. Бу көздә Россия валютасының бәясе төшү темплары банк кертемнәре буенча килә торган керем белән туры килә.