13 яшьлек кыз энесен уттан алып чыккан да йөкле песи артыннан кабат янгынга кергән

Ростов өлкәсендәге Егорлык станицасында 13 яшьлек кыз янгында энесен коткарган, аннары, песине алырга дип, утка кереп киткән. Кызга медаль тапшырганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Аның батырлыгы 10 кешегә җитәрлек», – ди 33 яшьлек әни кеше Ульяна Бабаева.

Таня – күп балалы гаиләдә олы бала, аның энеләре – 11 яшьлек Андрей һәм 6 яшьлек Илья үсә. Фаҗига булганда, Ильяга 5 яшь кенә була.

«Вакыйга былтыр февраль азагында булды. Мин үзәк район хастаханәсендә эштә, ирем дә эштә. Уртанчы улым мәктәптә иде. Таня белән Илья, авырып, өйдә калды», – ди әни кеше.

Апасы башка бүлмәдә чакта, энесе өйдә тәртип оештырырга була. «Без мич ягабыз. Улым шуның эченә кереп, пыскып яткан күмер кисәген алып, урамга чыгарып ташларга тели. Шул чакта очкыннар чыга, керләр өеменә төшә. Аларга ут каба, аннары янгын пластик стеналарга күчә», – ди әни кеше.

Малай ни булганын аңламый. Апасы югалып калмый, ул төтен исен сизеп кергәндә, бүлмәне төтен баскан була инде. Кыз, Ильяны кулына алып, киенмичә дә урамга чаба.

«Таня энесен күршеләргә бирә, янгын сүндерүчеләр чакырырга сорый. Үзе яна торган өйгә чаба. Йөкле песине алып чыгарга тели, тик таба алмый», – ди әнисе.

Янгында өй дә, документлар да, техника, җиһазлар, киемнәр – бар да янып бетә.

«Беренче көннәрдә без Таня белән шокта идек. Мин – «балалар һәлак була иде бит» дип уйлап, ә ул – песине тапмаганга», – ди әнисе.

Таня песине берничә ел элек паркта табып алып кайткан. Элеонора исемле песи һәлак булган, дип уйласалар да, 1 атнадан ул өй булган урынга үзе әйләнеп кайткан.

Хәзер гаилә арендага алынган фатирда яши.

Таняның батырлыгы турында бөтен станица белә. Аны коткаручылар бүләкли. Ә шушы көннәрдә аңа Федерация Советы «Күрсәткән батырлык өчен» медален тапшыра, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net