Азнакай мәктәбендә 9 класс укучылары бәдрәфтә сугышкан

Азнакайның 9нчы мәктәбендә 2 укучы бәдрәфтә сугышкан. Видео телеграм-каналларда чыкты. Малайларның берсе икенчесеннән күпкә зуррак, шул сәбәпле, кечерәгенә күбрәк эләгә, азактан берсе икенчесен почмакка кысрыклап бетерә. Видеоны элгән каналларның берсе «моны күбрәк кыйнау дип әйтеп була» дигән фикердә. Янәшәдә малайларны башкалары карап, сугышканнарына бәя биреп тора. Малайларның берсе, «төрле үлчәү категориясе» дип, каһкаһә белән көлә.

«Сугышу видеосы телеграм-каналга чыкканнан соң, мәктәпкә видеода булган барлык балаларның ата-аналарын чакырып сөйләштек», – дип хәбәр иткән мәктәп директоры мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Әңгәмәдә балигъ булмаганнар белән эшләгән полицейский да чакырылган. Роликта булган барлык малайлар да мәктәптә аерым хисапка кертелгән. Әлеге 2 укучы балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение учетына куелган.

«Малайлар сугышкан класс белән эшләргә психолог чакырылды. Вазгыять мәгариф идарәсе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение контролендә», – дип яза телеграм-каналда мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Кайбер матбугат чаралары, балаларның гәүдәсеннән чыгып булса кирәк, «өлкән укучы үзеннән яшьрәк укучыны кыйнаган» дип яза. 116.ру каналы мәктәп директоры белән сөйләшкән – ике үсмер дә 9 класста укый икән. Гаяз Хәмидуллин ни өчен ике укучының да гаепле дип саналуын аңлаткан – аның сүзләренчә, Азнакайда телеграм-канал барлыкка килгән, һәм ул сугышкан малайларга акча түли башлаган. Бу хакта укучыларның үзләре сөйләвен әйткән. Директор әйтүенчә, андый кансыз видеолар өчен акча алган балалар да бар икән. «Балаларга 300, 500, 800, 1000 сум акча түлиләр. Аларга кеше карар өчен сугыш кирәк. Анда балалар видео җибәрәләр, шуның өчен аларга акча түлиләр», – дигән ул.

Хәмидуллин бу каналның администраторларын таба алмаганнарын әйткән. Ул шулай ук бу сугышта 2 малайның да тән җәрәхәтләре алмавын сөйләгән. Малайларның әти-әниләре балаларының сугышканнарын мәктәпкә чакыргач кына белгән.

Социаль челтәрләрдә кечкенә малайны үзен яклаганы өчен мактыйлар. «Малайлар гомер буе сугыша инде ул. Бер-берсен имгәтмәсеннәр генә! Калган малайлар араласалар да булыр иде», – дип язган бер ир. «Үзеннән кечкенәләрне «чертлар» гына кыйный, кечкенә малай молодец!» – дип язган тагын берсе.

Читайте на 123ru.net