Гөлназ Асаева кайсы артистка ялынуын, Айрат Ильясов белән булган конфликтны сөйләгән

Блогер Олеся Лесная «Пирамида» күңел ачу комплексында Гөлназ Асаеваның концертында булган һәм язылучыларына сәхнә артын күрсәтте.

«Башкортстанның атказанган артисты, бу сүзләрне әйтмәсәң бәреп үтерә», – дип таныштырды блогер җырчы белән.

Ни өчен «Пирамида»? Барлык артистлар «УНИКС»ны сайлый бит инде, синең аерылып торасың килдеме?

– «Уникс» яратмый… (дип сузып җырлап җибәрде Гөлназ). Бик озак буш дата эзләдек, безгә бирмәделәр. Мин инде бер артистка да барып ялындым. Алар бит инде күп көн ала. Бирмәделәр, «бар, кит әле моннан» дип, чүпкә караган кебек кенә иттеләр.

– Бәясе ничек?

– Ярты миллион. Әкәмәт кыйммәт!

– Син бит инде туры сүзле, бәреп әйтәсең. Бу сыйфатың иҗатыңда кыенлыклар тудырмыймы?

– Юк, тудырмый. Мин беркайчан да, «син менә шундый» дип, беренче әйтмим. Әмма миңа тотынсалар, тотынганнарына үкенәчәкләр. Ә миңа тимәсәләр, мин бөтенесе белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

Гөлназ, ничек уйлыйсың «атказанган» исемен нык иртә бирделәр түгелме?

– Бик иртә бирделәр. Миңа калса, яшь килеш биргәч, тагын да яхшырак. Үлгәч кемгә кирәк инде ул, картайгач та…

Исәнләшмәүче артистлар артмадымы?

– Бергә генә артты.

Уфадагы «Татар җыры»нда кем белән конфликт булды?

– Конфликт булмады. Мин тамашачы алдында баш идем дә, «Айрат абый, «атказанган» дияргә оныттыгыз» дип әйткән идем. Ул микрофонны алды да «заслуженный инде» дип әллә ничә тапкыр әйтте. Бу – банкет дәрәҗәсе, түбән юмор булды.

Аннан соң ул сиңа шалтыратмадымы?

– Юк. Концерт директорына гына «Алла ярдәм бирсен сиңа бу хатын белән эшләргә» дип язган.

Аннары блогер Гөлназ Асаеваның ире Вильдан Шәмсетдиновны (Вилли) да аптыратып алды.

– Нигездә ул хаклы. Болай гына кешегә ябышмый ул.

Гөлназ сиңа сорау бирергә кушты: «Мегера» белән ничек яшисең?

– Ул шулай тели генә. «Мегера» түгел бит, ул – «душка». «Песи».

Психлана бит инде...

– Теләсә нинди хатын-кыз психлана.

Сезнең гаиләдә кем абьюзер?

– Җавап бирә алмыйм… Мин – абьюзер, ул – «душка».

Аннары блогер Гөлназ Асаева белән сөйләшүен дәвам итте.

– Дөресен әйткәндә шулай ул. Вильданны күрү белә, мин 180 градуска үзгәрәм. Ул нәрсә әйтә – шулай була. Мин, «Вильдан, барысы да яхшымы» дип, тик йөрим.

Ул үзен «абьюзер» диде.

– Бар андый әйбер. Аныңча булмаса, лезвие кебек, әле бер, әле икенче тапкыр «син болай иттең, тегеләй иттең» ди. Манипулятор.

Блогер Олеся Леснаяны баштарак «урынсыз, ямьсез сораулар бирә» дип ачуланалар иде. Хәзер комментарийларда күбрәк мактау сүзләре калдыралар.

«Интервьюларың – шедевр», «Артистларны ачып бирәсез», «Рәхмәт, Олеся! Артистлар турында күпме кызыклы яңалыклар беләбез», – дип мактап алганнар блогерны.

Читайте на 123ru.net