Күрше төбәктә авариядә биш кеше үлгән

Ульяновск өлкәсендә авариядә 5 кеше һәлак булган. Бу турыда Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Биредә җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән. Фаҗига Саранск – Сурское – Ульяновск юлында Засвияжье районында бүген иртәнге алтылар тирәсендә булган.

Якынча белешмә буенча, «Шевроле Кобальт» машинасы идарәсе югалткан һәм, каршы як полосага чыгып, «МАЗ»га бәрелгән.

«Авариядә 5 кеше һәлак булды. Алар барысы җиңел машинада иде. Йөк машинасын йөртүчене хастаханәгә илттеләр», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net