«Битен шешә пыяласы белән кискәләгән иде». Дүрт бала анасын сөйгән егете үтергән

Түбән Тагилда 4 бала анасын үтергәннәр. Ул дус хатыннарына сөйгәне кыйнавы турында сөйли торган булган. Ир аның битен кискәләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

24 яшьлек Елизавета Алексей исемле ир-ат белән яши. Фаҗига булырга берничә ай кала 20 яшьлек Алексей Елизаветаның битен шешә пыяласы белән кискәли. Фотоларда яралардан җөй эзләре күренеп тора.

Лизаның дүртенче баласы – нәни кызы – 1 ел элек Алексейдан туган. Лизаны 18 декабрьдә кич белән чәнчеп үтергәннәр. Аннары Алексей туганнарына шалтыратып әйткән.

Аны тоткарлаганнар, сорау алганнар. Җинаять эше ачылган. Елизаветаны олы улы каршында үтергәннәр, диелә.

«Лиза акча бирергә теләмәгәч, ул аның битен гарипләндерде. Моңа кадәр дә кыйналганы сурәтләнгән фотолар күрсәтә иде. Ике кызы белән ике улы әнисез калды. Олы улы быел мәктәпкә кергән иде», – ди Елизаветаның дусты.

Дуслары аны җирләр өчен акча җыйган.

«Син юклыкка ышанып та булмый. Син бик көчле хатын-кыз идең, авыр мизгелләр кичердең. 4 бала үстерә идең, синең көчеңә теләсә кайсы ир-ат көнләрлек. Яхшы киңәшләр бирдең, бөтен кешегә ярдәм иттең. Син бу тормышта яктылык нуры идең», – дип яза дуслары.

Читайте на 123ru.net