Азат Фазлыев күңелсез хәлгә очраган: «Судлашыргамы, нишләргә?»

АЗСта сыйфатсыз ягулык салулары аркасында, Азат Фазлыевның машинасы ватылган. Хәзер инде җырчы, АЗС белән судлашыргамы, юкмы, мондый очракларда нишләргә, дип баш вата.

«Кыскасы, булды бүген хәлләр, дуслар. Без бүген Чабаксарга барырга чыккан идек. Мари Эл республикасына кергәч, заправкага туктадык. Аннан чыгып, 15-20 чакрым киттекме-юкмы, машина сәер итеп эшли башлады һәм бөтенләй сүнде. Кабызып карыйм, машина калтырап кына кабына, артында – зәп-зәңгәр төтен.

Аллаһы Тәгалә һәр әйберне алдан белә икән ул. Ул сине нәрсәдәндер саклый. Бу әйбер дә юкка гына булып чыкмаган бит инде. Чабаксарга барып җитәргә 80 чакрым тирәсе калды. «Кызлар, попутка тотабыз хәзер», – дим. Юл кырыена бастык та, кул күтәреп, машиналарны туктата башладык. Бераздан бер машина кире әйләнеп килеп туктады. Ул бездә эшләүче Рузиләнең апалары булып чыкты. Таныш кешеләр бугай дип, кире борылып килгәннәр. Алсу белән Резеда Наилевнаны аларга утыртып, Чабаксарга җибәрдем.

Мин машинада утырып калдым, Казаннан эвакуатор чакырттык. Башка төрле уйлар килә бит. Заправкага кереп, ялгыш, дизель урынына бензин салмаганмындыр бит инде, минәйтәм. Чекны алмаган идем. Машинаны эвакуаторга керткәч, Казанга кайтышлый, заправкага кереп чыктык. Анда эшләүче кызлар чекны бирде, дөрес салганмын. 45 литр дизель, Аллаһка шөкер, минем гаеп түгел икән.

Нәрсә әйтим, белгечләр «сыйфатсыз ягулыктан» дип баралар. АЗСларда бензинның күләмен арттыра торган әйбер кушалар икән, акча эшләү өчен. Машина ремонтта, бакларын чистарталар, двигателенә зыян килмәгән булса инде.

Хәзер нишләргә миңа, судлашырга – барып гариза язаргамы? Йөрисе дә килми инде, дөресен генә әйткәндә.

Судлашырга уйласам, эскпертиза ясаттырып, бензин багын тикшертеп, юристлар яллап йөрисе була. Алай йөрисе килми, әлбәттә. Нишләргә мондый очракта? Заправкалар белән судлашканыгыз бармы?» – дип сөйләгән күңелсез вакыйга турында үзенең социаль челтәрләрендә Азат Фазлыев.

Бу хәлдән соң җырчының машинасын алыштыру теләге дә барлыкка килгән. Хәзер инде ул, нинди машина алырга, дип тә аптырашта.

Читайте на 123ru.net