Малларга азык җыярга килгән әбине авылдашлары күз алдында тигр ботарлап ташлаган

Һиндстандагы бер авылда өлкән яшьтәге хатын-кызны тигр ботарлап ташлаган. Моны авыл халкы күреп торган. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

18 декабрьдә әби авылдашлары белән урманга килә. Фаҗига Найнитал районында була.

60 яшьлек Тусли Деви башка авылдашлары белән бергә малларга азык җыя. Алар Корбетт милли паркында була. Шунда бу хатынга тигр һөҗүм итә. Башка хатыннар ярдәм чакырыр өчен авылга чаба.

Урман хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре әбинең калдыкларын һөҗүм булган урыннан 500 метр ераклыкта таба. Авылдашлар исә протест белдереп, шоссега аркылы чыга. Аларның сүзләренчә, парк администрациясе сафари зонасын киңәйткән, хәзер кешеләргә ерткычлар еш очрый башлаган.

Хакимият вәкилләре исә авыл халкын 2 сәгать тынычландырган. Аларның таләпләрен исәпкә алырга вәгъдә биргәннәр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net