Илсөя Бәдретдинова: «Акырып елаган, депрессиягә киткән чакларым була»

«Үземне артык популяр дип әйткәннәрен кабул итеп бетерә алмыйм»

Илсөя апа, һәрбер артистка да 13 көт рәттән 1000 кешелек зал тутыру бәхете тәтеми. Уңыш сере белән бүлешегез әле.

Алай үземне артык популяр дип әйткәннәрен кабул итеп бетерә алмыйм. Һәрбер җырчының үз тамашачысы. Бик матур гастрольләрдә йөри торган коллегалар бар. Серен дә әйтә алмыйм. Беләсеңме, әйдә, болай дип әйтәм: мин адекват бер әйберне аңлыйм, бу – үтәчәк. Мин дә, башымны югалтып, «О-о-о, менә мин шуның хәтле тамашачы җыйганмын!» – дигән уйлар юк. Мин икенче ягыннан карыйм: бу – бүген шулай булырга мөмкин. Киләсе елга бөтенләй башкача булырга мөмкин, шуның өчен әгәр тамашачылар бүгенге көндә зал тутырып киләләр икән, димәк, мин бу бәхетне шушы мизгелдә тоеп карый алдым. Ә алдагысын әйтә алмыйм, әгәр мин заллар тутыруның серен белсәм, бөтенләй беркемгә дә әйтмәс идем һәм гомерем буена популяр булып йөрер идем, ләкин аның сере юк. Бүген шулай булды, ә алда барып чыкмаска да мөмкин…

Гастрольләрдән кайтып, хәлдән таеп егылган чакларыгыз буламы?

Әлбәттә, акырып елаган чаклар була, депрессиягә киткән чаклар да була. Аны депрессия дип әйтеп булмыйдыр да инде, мин үзем керәм дә, үзем үземне тарып чыгарам – «не уходи» дип. Арыганлыктан гына була. Тормышта шулай булды, минем хобби белән профессиям тәңгәл килде, һәм мин үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм, сәхнәне үлеп яратам.

Бу – сез хыялланган тормышмы?

Юк, әлбәттә. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем беренче профессиям «киемнәр модельеры» иде, мин шуңа укыдым. Гомумән, сәхнәгә чыгып, артист булырмын, дип уйламаган идем. Җырлыйсың инде... Авылда бөтенесе җырлый. Мине дә авылда урындыкка бастырып куялар иде дә, шоколад бирәм дип, җырлаталар иде. Шоколад та бирмиләр иде, тыңлаган кеше дә юк иде. Тырышып җырлый идем инде шунда. Аннан Илфак белән (журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов – авт.) кавышканнан соң, Илфак беренче җырларын миңа язды. Аның иң беренче җырын шаярып кына яздырып карадык, дуслар аша радиога бирдек, һәм ул җырны тамашачылар бөтен җирдә сорап җырлата башладылар. Менә шулай тик урыннан киткән әйбер уңышлы булып чыкты. Мин гомеремдә дә болай булыр дип уйламаган идем. 15-16 яшьтә тамада булып йөргәнем булды, анда инде кеше җырларын ниндидер туйларда җырлаштыра идем. Ә менә мондый зур сәхнәләргә чыгармын дип башыма да килгәне булмады.

Нинди җыр иде ул иң беренче яздырган?

«Төнге юл» җыры.

«Бездә – 4 төрле дин һәм 7 төрле милләт»

Сезнең төркемегез күпмилләтлелеге белән аерылып тора, алар турында сөйләгез әле. Еш кына, сездә эшләргә бик авыр, дип тә әйтәләр.

Аларны эшкә алганда, озак итеп сөйләшеп утырырга яратам. Чөнки, сөйләшкәндә, кеше төрле яклап ачыла, ниндидер моментларга да иң беренче сөйләшеп утырганда игътибар итәсең. Кайчакта кастинглар оештырабыз, кайчак кемдер тәкъдим итә, яки үзем эзләп табам. Миңа кеше белән 15-20 минут сөйләшеп утыру җитә, әгәр дә ул: «Мин – профессионал, мин сезгә ярдәм итәм, шулай эшлим, тегеләй итәм», – дия икән, ул миңа кирәкми. Миңа күзләре янып тора торган, эчкерсез: «Илсөя апа, бәлки, мин аны эшли дә белмимдер, ләкин минем шундый нык эшлисем килә, мин өйрәнәм», – дигән кеше кирәк, һәм ул өйрәнә дә. Күпчелек соңгы курс студентлары килә, һәм алар – бүген профессиональ җырчылар һәм музыкантлар. Мин аларны беркайда да, беркайчан да, оялмыйча, курыкмыйча, сәхнәгә чыгарам. Аларның һәрберсе уникаль.

Сез ясаган «йолдызлар».

Юк, мин алай дип әйтмим. Без бергә, алар да мине нәрсәгәдер өйрәтә. Мин дә аларны өйрәтәм. Бездә – 4 төрле дин һәм 7 төрле милләт.

Бу – махсус эшләнгәнме? Яки очраклы шулай килеп чыктымы?

Юк инде, махсус түгел. Соңгыларын әйтсәм генә. Кайчакта кемдер тәкъдим итә: «Бу егет сезнең төркемдә булырга тиеш», – ди. Һәрбер кешене төркемгә алганда аңлатам: «Сезнең менталитетта нормаль саналган әйбер башкаларга бөтенләй «ненормально» булырга мөмкин. Шуның өчен нәрсәгәдер күз йомарга, нәрсәнедер өйрәтеп җибәрергә кирәк. Сез дә монда килгәндә берегез дә алтын түгел идегез», – дип әйтәм. Без ничек кабул иттек, хәзер аларны да шулай кабул итәргә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин аларны татар теленә өйрәтәм»

Сезнең графикка түзмәүчеләр дә аз түгел.

Минекеләр түзә. Мин аларга килгәндә үк бөтен әйберне аңлатам. Алар бит кая килгәннәрен белеп киләләр. Алар аппарат та җыя, ташый да, концерт та куя. Күз тимәсен инде. Чөнки мин ишетеп торам, башка коллегаларның төркемнәрендә мондый хәлләр булган, болай булган, дип ишетелә. Шуның өчен күз тидерергә дә куркам. Ул бит тел каршылыгы гына түгел, дин дә бар. Дин ул – бик шәхси әйбер. Без күкәйне дә, буяп, бергә ашыйбыз, сарыкны да, суеп, бергә ашыйбыз. Әгәр дә бәләкәй генә ниндидер милләтчелек, яки ниндидер дини каршылык турында сүз чыга икән, мин һәрберсен аерым алып кереп сөйләшергә дә мөмкинмен.

Орышасызмы?

Әйе-е! Мин аны ниндидер талаш дип әйтмим. Каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Безнең менә хәзер видеограф килде, ул – бурятка, Бурятиядән, һәм анда – буддизм, бөтенләй башка төрле дин. Христиан, ислам диннәрен беләбез, Айсхана безнең мәҗүсилек динендә, анысы үзенә бер төрле. Без юлда барганда сәгатьләр буе диннәр, гореф-гадәтләр турында сөйләшәбез. Алар мине үзләренең телләренә өйрәтәләр. Ул минем өчен дә файдалы, мин аларны татар теленә өйрәтәм. Алар минем белән татар телендә сөйләшергә тиешләр! Бу – безнең канун! Телисеңме, теләмисеңме, син бүген татар милләтенә эшлисең икән, татар-башкорт милләтенә, дип атыйм мин. Син безне аңларга һәм, әз генә булса да, хөрмәт йөзеннән, сөйләшергә тиешсең. Аллаһка шөкер, алар моны кабул итә.

10 елдан соң Илсөя Бәдретдинова нинди булыр икән? Үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?

Кем белсен инде аны, иртәгә нәрсә буласын да төгәл белмим. 10 елдан соң шушы урында очрашып сөйләшербез, яме.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Илсөя Бәдретдинова концертыннан фоторепортаж

Читайте на 123ru.net