Алия Төхвәтуллинаның тавышын Уразованыкына охшаталар

Җырчы һәм яшь әни Алия Төхвәтуллина (Карачурина) соңгы вакытта бер-бер артлы яңа җырлар чыгара. Дөресрәге, яңа һәм яңартылган җырларын тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул булачак концертына да әзерләнә.

Соңгы бер атна дәвамында диярлек җырчы иҗади яңалыклары белән сөендерә. Башта «Яратырсыңмы?» дип исемләнгән җырның премьерасы булды. «Ничек сезгә?» – дип сораган ул язылучыларыннан. Бу җырга карата бик күп «йөрәкләр» һәм «утлар» килгән, җырчының тавышына сокланучылар бар.

Ә кайберәүләр аның тавышын Гүзәл Уразованыкына охшата. «Уразова җырлый башлаган кебек булды», – дип язган берәү.

Социаль челтәрдә Төхвәтуллинаның җырын Уразованың «Син җитмисең җанга» җыры белән дә чагыштырганнар. Җырчы комментарийлар калдыручыларга елмаю белдерә торган «смайлик» кына куйган.

«Алиянең үз тавышына бөтенләй охшамаган», – дип язучыга: «Нинди җыр – шундый тавыш. Җайлашам. Бу җырны «Авыл киче» җырындагы тембр белән башкарсам, тупас һәм сәер булыр иде», – дип җавап биргән җырчы.

Аннан Алия озакламый тагын бер премьера булачагын хәбәр итте. Монысы инде – дуэт. Ислам Кәлимуллин белән берлектә «Тартыла» җырын чыгарырга җыеналар. «Кушымтасын ятлый торсагыз була, концертта бергә җырларбыз», – ди артист. Бу җыр шулай ук Алиянең аудиториясенә хуш килгән. «Тавышлары нык туры килә», – дип сокланганнар.

Алиянең концертында тамашачы Хәния Фәрхи репертуарыннан «Кышкы чия» җырын да ишетә алачак, дип аңлыйбыз. Алия бу җырны яңарткан. Бу Хәния Фәрхи репертуарыннан алынган беренче җыры гына түгел, ул Фәрхинең «Авыл киче» җырына да яңа сулыш өргән иде.

Читайте на 123ru.net