Кияүгә җыенучы Гөлназ Сираевага хейтерлары: «Яшь баланың башын әйләндергәнсең»

Җырчы Гөлназ Сираеваның никахка әзерләнеп йөрүе, тормышын үзеннән күпкә яшьрәк алып баручы Илгиз Асылгәрәев белән бәйләргә җыенуы хакында язган идек. Сөенечле хәбәре белән уртаклашкач, Гөлназ Сираеваны котлап, аның өчен чын күңелдән шатланучылар күп булды. Тик хейтерлар да читтә йөрми. Җырчыны яшь егетнең башын әйләндерүдә гаепләүчеләр дә табылган.

«Яшь баланың башын әйләндергәнсең», «Алла Пугачева һәм Максим Галкин кебек сез» дигән комментарийларны Гөлназ сторисларында үзе күрсәтте һәм: «Мин моны озак көттем. Ниһаять, хейтерларым барлыкка килде», – дип язып, елмаюлы смайллар тезде.

«Психологиядә 20 еллык тәҗрибәм бар. Мин бәхетле кешенең тискәре сүзләр язмачагын төгәл беләм. Хейтер үзенең авырлыкларын, җәрәхәтләрен «яза». Шуңа күрә башкалар нәрсә әйтер дип, беркайчан да уйламагыз. Алар үзләренә авыр булганга яза, һәм бу – сезгә берничек тә кагылмый. Рәхмәт, психология», – дип, Гөлназ Сираева мондый кешеләргә бер дә исе китмәвен дә белдерде.

«Шулай эшли белергә кирәк, дияргә идең, Гөлназ. Бернинди яшь бала түгел, Илгиз дә 40ка җитте. Ярый әле сезнең кебек матур, җырчы кыз эләктерде. Бәхетле булыгыз»;

«Укыма андый смсларны, мин менә бик шат синең Илгизне очратуыңа»;

«Яшьләрне карата алам, диген. Кешенең кешедә эше юк, үзләрен белсеннәр», – дип, җырчыга теләктәшлек белдергән смслар да күп килгән.

Читайте на 123ru.net