Татар тарихына 2024 елда язылган вакыйгалар: чәкчәкнең танылган чагы, Киләчәк уеннары

Узган 2024 ел – Аҗдаһа елы 28 яшьлек гвардия капитаны Айнур Сафиуллинга Россия Герое исеме бирелүе һәм «Алтын йолдыз» тапшырылуы белән башланып киткән иде.

«Бу, әлбәттә, минем тормышымда бик зур вакыйга. Мин, мөгаен, моның турында хыяллана гына алганмындыр. Президентны беренче тапкыр күрүем һәм аның кулыннан шундый бүләк алуым белән горурланам. Бүләкләү вакытында минем эчемдә дулкынлану бар иде. Бүләкләү бик тантаналы булды. Анда 10 Россия Герое бар иде. Барыбыз да бер-беребез өчен шатланып, аралашып алдык.

«Владимир Владимирович белән шәхсән аралашып алырга да мөмкинлек булды. Фронттагы вазгыять турында сөйләштек. Калганы сер булып кала», – дип сөйли Казанда туып үскән Айнур Сафиуллин.

  • Россия Герое Айнур Сафиуллин: «Командир өчен иң мөһиме – иптәшләремнең гомерен саклау»

Ялга кайткач, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

«Интертат» электрон газетасы рекордлар реестрына керде

Февраль тарихка «Татар-информ» мәгълүмат аегнтлыгының татар редакциясе өчен бик шатлыклы булып кереп калды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйповка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук «Интертат» сайтының рекорды зур казанышларның берсе буларак күрсәтелде. Безне 2023 елда 1,3 миллионнан артык кеше укыды, һәм «Интертат» сайты, «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелде. Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт, укучыларыбыз!

  • «Татмедиа» коллегиясе: мактаулы исем, яңа бәйгеләр, яңа бурычлар һәм яңа түгел милли бию

21 февральдә Казанда «Киләчәк уеннары» дип аталган мультиспорт ярышы старт алды. Оештыруның югары дәрәҗәдә булуын Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ассызыклады. «Кичәге чараны [«Киләчәк уеннары»] оештыруда ярдәмегез өчен рәхмәт белдерергә телим. Болар барысы да дәвам итә – спорт чараларын күздә тотам. Бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән: Татарстанда, гадәттәгечә, әйбәт килеп чыга, сез моны эшли беләсез», – диде дәүләт башлыгы.

  • Путин «Киләчәк уеннары» турында: «Татарстанда һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылды»

Россия президенты Казанда берничә урында булды. Ил башлыгы Татарстанда җитештерелә торган «Ми-38» вертолетларының сыйфатын бәяләде.

Россия Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе видеоэлемтә аша 7нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа перинаталь үзәк ачылышында катнаштылар.

БРИКС саммиты татарларны танытты

Октябрь аенда Казан БРИКС саммитына җыелган эре халыкара делегацияләрне кабул итте. Чарада 33 илдән килгән делегатлар катнашты. Кунакларны Татарстан Рәисе ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕН ТВ»га чит ил кешеләренең милли ризыкларны авыз итүдән алган тәэсирләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, барлык кунаклар да рәхәтләнеп сый-нигъмәтләрдән авыз иткән.

  • БРИКСта чәкчәк белән кунаклар каршылаган Урмай кызы Рәзилә: «Лукашенко көлдереп тә алды»

«Чәкчәк бик яхшы, икмәк тә. Кешеләр чәкчәкнең шулкадәр тәмле булуын кабып карагач кына белә. Реакция яхшы, уңай», – диде Миңнеханов.

«Бу – безнең илнең бик үзенчәлекле, кызыклы һәм тиз үсеш кичерә торган төбәге. Республика үзенең хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләре, шулай ук үсеш темплары белән горурлана», – диде Россия Президенты Владимир Путин Татарстан турында.

  • Чәкчәкле БРИКС: Казанга килгән кунаклар татар кунакчыллыгы турында ни сөйли?

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мәдәният өлкәсе казанышлары

Казан шәһәре филармониясе солисты Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда «Ovoz» («Голос») шоуында катнашты. Ул анда аʻкапеллага «Гөлҗамал» җырын башкарды.

Үзбәк шоуының жюри әгъзалары арасында – Үзбәкстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының халык артисты, легендар «Ялла» төркеме солисты Фәррух Закиров, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Севара Назархан, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, «Болалар» төркеме солисты Таһир Садыйков һәм Үзбәкстан Республикасының халык артисты, мәдәният министры Озодбек Назарбеков.

  • Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәкчә «Голос»та: «Фәррух Закиров миңа борылырга тиеш түгел иде»

Сәидәнең чыгышын барысы да бик җылы каршы алдылар. Жюри әгъзалары чыгышның башында ук Сәидәгә таба борылдылар, мәдәният министры Озодбек Назарбеков та, бераз уйланып торганнан соң, аʻкапеллага башкарылган татар халык җыры «Гөлҗамал»ның сихри моңлылыгына каршы тора алмыйча, кызыл төймәгә басты. Сәидә исә үзенең остазы буларак фолк-җырчы Севара Назарханны сайларга булды.

«Гөлҗамал»ны башкару – ул минем шәхси карарым иде. Әти-әнигә баштан ук, музыкасыз булса да, аʻкапеллага «Гөлҗамал»ны башкаруымны әйттем. «Гөлҗамал», беренчедән, минем иң яраткан җырым, икенчедән, аʻкапелло җырларга иң уңышлы җыр, дип санадым.

Ни өчен татар җыры, дигәндә? Мин һәрбер интервьюда әйтеп барам, төп максатым – ул татар җырын бар дөньяга таныту, һәм «Гөлҗамал»ны сайлау да шуның белән бәйле», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Фото: © видеодан скриншот

Казанда яшәүче Сәет Галиуллин «Голос.Дети» федераль вокаль бәйгесендә җиңү өчен көрәште. Финал проектына барлыгы 3 катнашучы чыкты.

Сәет ярымфиналының өстәмә этабында тамашачылар арасында үткәрелгән тавыш бирүдә җиңеп финалга үтте. Ул чагында Сәет 59% тавышын җыйды. Хәрби хор белән бергә ул «В бой идут одни старики» фильмыннан «Смуглянка» җырын башкарды.

Нәтиҗәдә, Сәет Галиуллин «Голос.Дети» конкурсында икенче урынны алды. Ул «Бөек Ватан» документаль сериалыннан «Березовые сны» җырын башкарып, 42,5% тавыш җыйды.

Яңартылган «Алтын битлек»: «Әкият» курчак театры – 3 номинациядә, Камал театры – 2 номинациядә, Кариев театры махсус приз алды. Шулай итеп «Алтын битлек» буенча татарларның быелгы уңышы – 6 «битлек», – дип яза мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова.

  • Татар театры дөньясы-2024: Айдар Җаббаров никахыннан башлап «Алтын битлек»ләргә кадәр

Быел әлеге премия утызынчы тапкыр тапшырылды – ХХХ «Алтын битлек» театраль премия тапшыру тантанасы Вахтангов исемендәге театр сәхнәсендә үтте.

Татарстан өчен «Алтын битлек» чит-ят булмаса да, режиссер эше буенча аны алган кеше юк иде. Режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев алды.

Илгиз Зәйниев куйган «Авиатор» курчак спектакле 3 номинациядә «Алтын битлек»кә ия булды. «Курчак театрында иң яхшы актер эше» номинациясендә – Дилүс Хуҗәхмәтов, «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинациясендә – Илгиз Зәйниев һәм спектакль үзе «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә лауреат булды.

Шулай итеп, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле – Россиянең иң яхшы спектакле. Аны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Мәхмүт Галәүнең шул исемдәге әсәрләре нигезендә куйды.

«Алтын битлек» театр премиясен Сергей Скомороховның укучысы Марина Марьянич алды. Һәм спектакль үзе «Иң яхшы зур форматлы спектакль» дип танылды. Премияне алырга Фәрит Бикчәнтәев, Сергей Скоморохов һәм Марина Марьянич чыкты.

Ниһаять, алтынчы «Алтын битлек». Аны, жюриның махсус премиясе буларак, Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары» спектакленә тапшырдылар. Махсус премия Кариев театрына Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча куелган спектакль өчен «Ил язмышына мөнәсәбәте һәм милли герой эзләве өчен» формулировкасы белән бирелде.

  • Кино. Ел вакыйгалары – бар да уртача: алып мактамыйбыз, салып таптамыйбыз

Камал театрының яңа бинасы

Камал театрының яңа бинасы җәмәгатьчелектә бик күп төрле фикерләр, карашлар уяткан мәсьәлә булды. Ул Кабан күленең аръягында, Һади Такташ урамы янында төзелде.

  • Яңа Камал театрына беренче экскурсия: тәүге кунаклар, «Кош» һәм «тамактагы кылчыгы»

«Яшьләргә бирсәләр дә комачау итмәс иде кебек. Ләкин аны ничек итеп файдаланалар соң? Төп мәсьәлә шунда бит. Аның бит бернинди концепциясе дә эшләнмәгән. Яшьләр кулына бирәбез, дисәләр дә, аның «кулына» дигән сүздән нәрсә аңлашыла? Хөкүмәт берәр карар чыгарамы, «кулына» дигәндә, бөтен оешмалар да саналамы?

Фото: © Владимир Васильев

Минем күзлектән караганда, биредә бары татар концепциясе чагыла торган һәм татар халкына хезмәт итә торган юнәлеш булырга тиеш...» – диде язучы Вахит Имамов.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов: «Берничә ел элек «музыкаль театр ачабыз» дигән сүзләр йөрде. Әгәр дә аны, шул музыкаль театр форматында зур сәхнәне ачсалар, бәлки, файдалы булыр иде. Эшләп китеп, матур әсәрләр язсалар... Театрда калып, музыкаль итеп эшләнсә, бик әйбәт. Урта бер җирдә – татар мохите. Ул бинаның да үз тарихы, традицияләре бар бит.

Кече сәхнәсен, мәсәлән, мин артист буларак, театр училищесына бирер идем. Аларның сәхнә тотып эшләп карау мөмкинлеге булса, бик яхшы булыр иде. Шул ук вакытта бер казанга ике тәкә башы сыймый. Алай иттереп бүлгәнче, аек акыллы, перспектив җитәкче килсә, шуны мәдәният үзәге итепме, шушы музыкаль театр һәм театр училищесын берләштерә торган бер үзәк булса, мин рәхмәтле генә булыр идем.

Бу бинаны башкага бирергә ярамый, әлбәттә, татарда калырга тиеш. Берүк «Йолдызлык» кереп утыра күрмәсен», – дигән иде.

  • Музыкаль-драма театры ачылса: җырлый белгән артистлар – уңга, җырлый белмәгәннәр – сулга

Ел азагында Камал театры журналистларга тәкъдим ителде. Аңа яңа директор – «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев билгеләнде.

Шаккатырган тоткарланулар

2024 елда күңелсез вакыйгалар да булды. Татарстанның элекке вице-премьеры – мәгариф министры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы – Энгель Фәттаховны ришвәт эше буенча кулга алдылар. Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә ришвәт алган, дип шикләнәләр (РФ ҖК 290нчы маддәсе). Чыганак 20 млн сум турында сүз баруын әйткән. Акчаның нәрсә өчен бирелгәне сер булып кала. Фәттаховның эш буенча позициясе әлегә билгеле түгел.

  • Энгель Фәттахов төрмә хастаханәсеннән судта катнаша: «Йөрәгем авырта, зинһар, җибәрегез»
  • Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр»

Энгель Фәттахов – 3 бала атасы, 8 онык бабасы. Тормыш иптәше Сәрия ханым 1984 елда беренче кызларын алып кайта, аңа Гөлнар дип исем кушалар. Аннары уллары Илнар 1985 елда, өченче балалары Таңсылу 1992 елда туган. Фәттаховның төпчек кызы Таңсылу Галимова «Интертат»ка кыскача гына әткәсе турында иң җылы хисләре белән бүлеште һәм гаиләләренә килгән сынауның ахыры хәерле булачагына ышанычын белдерде.

  • Энгель Фәттаховның кызы Таңсылу: «Судта әткәйне күргәч, кыен булып китте...»

Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлады, аны сак астына алдылар. Тикшерү эшләре бара.

  • Раил Садриев: «Сугыш – җәмгыятьне чистарта торган әйбер. Хатын-кызның күреме кебек...»

  • Раил Садриевка изге теләкләр: «Безнең таянычны тоеп, берүк исән-имин котылсын иде»

Читайте на 123ru.net