Мәгариф-2024: көндәлекләр белән проблема, телефонсыз балалар, униформага каршы укытучылар

Яңа EDU.TATAR һәм уңышлы БДИлар

Узган яңа ел мәктәп укучылары әти-әниләре өчен киеренкелектән башланды: 2024 ел башыннан республиканың барлык мәктәпләре «ТР Электрон мәгариф» яңа порталына күчте (2009 елдан барысына да таныш булган «edu.tatar.ru»га Мәскәү электрон мәктәбе сервисларын өстәделәр). Ә системага керү, шул исәптән мәктәп укучыларының электрон көндәлекләренә, «РФ Дәүләт хезмәтләре» аша гына мөмкин булды. Әнә шул хәл ата-аналарның ризасызлыгын тудырды да инде: берәүләр «цифрлашырга» теләмичә яки шәхси мәгълүматларны саклап калу өчен борчылып, ЕСИА аша порталга керүдән баш тартты, ә икенчеләре керергә теләп тә көндәлеккә барып җитә алмады: сайт эшләмәде. Нәтиҗәдә, күчеш чорына ата-аналарга электрон көндәлекләрдән логиннар һәм парольләр бирелде. Әмма 2024 елның декабрендә порталга бер генә керү юлын – «Дәүләт хезмәтләре» аша керүне генә калдырдылар. Бу вакытка ата-аналар арасында мондый алымга каршы торучылар бик аз калды.

БДИ-2024 нәтиҗәләре буенча Татарстанда күп еллар эчендә беренче тапкыр берьюлы 2 укучы кыз 3 имтиханны 300 баллга тапшырды. Дөрес, бу «алтын» укучыларны Татарстанда тотып кала алмадылар, алар Мәскәү һәм Санкт-Петербургка китте. 100 баллы нәтиҗәләр арту белән бергә имтиханнарда тиешле балл җыя алмаучылар саны да артты: ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов медалистлары БДИны уңышсыз тапшырган мәктәпләрне сүкте һәм аларның җитәкчелеген коррупциядә шикләнде.

Фото: © «Республика Татарстан»

Тәрбиячеләр кирәк

Татарстанда чираттагы уку елы алдыннан кабат педагогик кадрлар җитмәү мәсьәләсе килеп басты. Балалары балалар бакчаларына йөрүче әти-әниләр бакчалардан тәрбиячеләрнең китүе, төркемнәрнең артык тулы булуы, балаларга белем һәм тәрбия бирү түгел, аларны карарга да кеше юклыгыннан зарланды. Тәрбиячеләрнең китү сәбәбе – хезмәт хакларының түбән булуы һәм зур җаваплылык, шуңа күрә алар бакчалардан заводларга киттеләр дә инде.

Укытучыларга күбрәк түлиләр, әмма мәктәпләргә дә эшләргә теләүчеләрдән чиратлар тезелми. 1 сентябрь алдыннан республикада 2 меңнән артык педагогка кытлык күзәтелде. Яшь укытучылар сүзләренчә, кәгазь эше һәм карт укытучыларның кырыс мөнәсәбәте аларны мәктәпләрдән китәргә мәҗбүр итә. Балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүнең авырлыгы турында әйтеп тә торасы юк.

Быел мәктәпләрдә мобиль телефоннарны тыю укытучыларның эшен бераз җиңеләйтте: тиешле төзәтмәләрне «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга керттеләр. Укытучылар һәм мәктәп директорлары челтәрдә, ниһаять, аларны компроматлый торган роликлар барлыкка килмәячәк, һәм укучылар уку белән мәшгуль булачак, дип шатландылар. Ата-аналарның фикерләре икегә аерылды.

Соры итәк, соры жилет

«Адымнар» полилингваль комплекслары узып баручы елда 2 тапкыр игътибар үзәгендә булды. Исегезгә төшерәбез, «Адымнар» мәктәпләр челтәре – Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең «баласы». Аларда балалар 3 телдә: рус, татар һәм инглиз телләрендә белем ала. Супермәктәпләр Татарстанда 2020-2022 елларда ачылды, барлыгы бишәү – Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә.

Алабуга полилингваль комплексында мәктәп формасы аркасында бәхәс чыкты. Ләкин укучыларныкы түгел, ә укытучыларныкы. «Адымнар-Алабуга» педагоглары сөйләвенчә, яңа директор аларны бертөрле соры формага киендерергә уйлаган, өстәвенә, аны үз хисапларына сатып алырга да мәҗбүр иткән. Күп кенә мәктәп директорлары, шул исәптән Казан «Адымнар»ы, Алабуга директорының укытучылар униформасы турындагы идеясен хупламады.

Түбән Кама «Адымнар»ы 2024 елда мәгарифне коммерцияләштерү темасы белән игътибар үзәгенә чыкты. Андагы укучыларның ата-аналары, мәктәптә түләүле 1нче сыйныфлар бушлай сыйныфларны кысрыклап чыгара, дип зарланды. Сүз тулы көнлек төркемнәр турында бара: балалар мәктәптә иртәдән кичкә кадәр кала, өстәмә фәннәр өйрәнә һәм өй эшләрен дә мәктәптә эшләп кайта. Башлангыч звенодагы мондый сыйныфлар бөтен республика буенча популярлаша бара икән. Өстәвенә, күп кенә ата-аналар түләүле опцияне бик шатланып кабул иткән. Бу очракта эшләүче әниләр һәм әтиләр, башлангыч сыйныф укучысын кем белән калдырырга, дип баш ватмый.

Технарьларны җыеп бетереп булмау һәм КФУ юбилее

Казанның техник югары уку йортлары – КНИТУ-КАИ һәм КНИТУ-КХТИ – быел бюджет урыннарына студентлар җыеп бетерә алмадылар, шуңа күрә өстәмә җыю игълан итәргә туры килде. Беренче тапкыр мондый вазгыять 1 ел элек КХТИда барлыкка килгән иде, һәм 2024 елдагы кабул итү кампаниясендә хәл тагын да катлауланды. Сәбәбе – күп кенә мәктәпләрдә төгәл һәм табигый фәннәр начар укытыла, чыгарылыш сыйныф укучылары математика, физика һәм химиядән БДИ тапшырырга курка, димәк, техник юнәлешләрне сайламый.

Республиканың төп югары уку йорты – Казан федераль университеты – быел 220 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Юбилейга дип, югары уку йортының эчке ишегалдында император Александр I нең бронза бюстын урнаштырдылар, университет аның указы буенча төзелә, опера театрында укытучылар өчен тантана һәм «Татнефть Арена»да студентлар өчен «Dabro» төркеме концерты оештырылды.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә

Читайте на 123ru.net