Калифорниядә янгын меңнән артык бинаны юк иткән, миллионга якын кеше утсыз калган

Калифорниядәге коточкыч янгыннар Америка тарихындагы иң кыйммәтлесе булырга мөмкин. Хәзерге вакытта 5 кеше һәлак булуы турында билгеле. Джо Байден гадәттән тыш хәл режимы кертте, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Әлеге вакытка ниләр билгеле:

– Янгын мәйданы 10 мең гектардан арткан һәм артуын дәвам итә. 5 кеше үлгән. Ут меңнән артык бинаны юк иткән. Миллионга якын кеше утсыз калган.

– Палисейдстагы янгын АКШ тарихындагы иң кыйммәтле урман янгыны булырга мөмкин. Якынча мәгълүматлар буенча, килгән зыян – 57 миллиард доллар. Лос-Анджелесның янгын сагы җитәкчесе белдергәнчә, ут белән көрәшү өчен хезмәткәрләр җитми.

– Губернатор Ньюсом, Лос-Анджелесның бөтен тирә-ягында урман янгыннары белән көрәшү өчен, янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә Калифорниянең Милли гвардиясен мобилизацияләргә боерган.

– Телеграм-каналлар һәм матбугат чаралары, ут бу төндә Лос-Анджелестагы легендар «Hollywood» язмасына кадәр барып җиткән, дип язган иде. Ут аннан берничә километр ераклыкта, ә веб-трансляциядә янгын турында бер хәбәр дә юк. Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалган булырга мөмкин.

– Җитди янгыннар аркасында, «Оскар» премияләрен тапшыру тантанасы берничә көнгә кичектерелә.

– Пасифик-Палисейдс элиталы районы тулысынча юкка чыккан. Малибу яна, чиратта Сансет-бульвар, Пасифик-Палисейдс һәм Беверли-Хиллз.

– Леонардо Ди Каприо, Пэрис Хилтон, Майлза Теллер һәм Голливудның башка танылган кешеләрнең йортлары янган.

– Байден Италиягә планлаштырылган сәфәреннән баш тартты. Шулай ук ул Калифорниядә масштаблы гадәттән тыш хәл режимы кертте.

– Калифорния халкы масштаблы эвакуациягә әзерләнә. Алар инде берничә көн утсыз һәм кайнар сусыз утыра, салкын су запасы берничә көнгә генә җитәрлек.

Штатта яшәүче россиялеләр «SHOT» Телеграм-каналына сөйләгәнчә, җирле хакимиятләр эвакуациягә әзерләнү турында кисәтү җибәргән. Халык «Airbnb» сайтында табып була торган кунакханәләргә һәм башка йортларга күченә. Аларда яшәү күп очракта бушлай. Кунакханә һәм торак хуҗалары янгын аркасында шундый адымга бара.

Янгын зонасына иң якын булган йортлар электрсыз һәм кайнар сусыз калган. Салкын су әлегә бар, әмма ул нибары 3-4 көнгә генә җитәрлек, дип кисәтә җирле хакимиятләр. Җирле халык сүзләренчә, Калифорния хакимиятләренә дә сораулар аз түгел. Берничә ай элек янгын сүндерү хезмәте эшчеләрен күпләп эштән кыскартканнар, ә кешеләргә йортларын иминиятләштерүдән баш тартканнар. Шулай ук янгын гидрантларында да су булмаган.

Читайте на 123ru.net