22 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

22 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртәнге якта явым-төшемнәр булмый. Көндез һәм кич көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +23..+28˚ градус.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту өчен уңышсыз вакыт. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә, органик ашламалар сибәргә була. Агачларга һәм куакларга форма биреп, яшәртү өчен ботакларын кисәргә ярый.

Читайте на сайте