Татарстан трассасында 2 җиңел машина бәрелешкән: бер кешенең гомере өзелгән

Татарстан трассасында 2 җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Кичә Татарстанның Минзәлә районында «Лада Веста» автомобиле руле артындагы 66 яшьлек йөртүче борылганда юл бирмәгән һәм 21 яшьлек егет идарә иткән «Лада Приора» автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Веста» автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән үлгән, ә аның 21 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган.

Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана. Урында автоинспекторлар эшли.

Читайте на сайте