Блогерларга чит ил челтәрләрендәге рекламаны бетерергә туры киләчәк - «Известия»
Блогерлар тыелган социаль челтәрләрдәге реклама креативларын агымдагы елның 1 сентябренә кадәр бетерергә тиеш була. Бу хакта 2025 елның 20 июнендә Петербург Халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2025) кысаларында узган «Россия интернет-рекламасы базары» сессиясендә Роскомнадзор җитәкчесе урынбасары Владимир Логунов хәбәр итте, дип яза «Известия».
Логунов искәрткәнчә, 1 сентябрьдән көченә керәчәк яңа закон тыелган экстремистик ресурсларда, блокировкаланган ресурсларда реклама урнаштыруны тыя. Әгәр элек тыелган платформаларда моңа кадәр урнаштырылган реклама креативлары калса, бу социаль челтәрдә реклама урнаштыру факты булып саналачак һәм закон нигезендә җаваплылыкка тарту каралачак, дип ассызыклады ул.
«Трендларга килгәндә, без күрәбез: базардан башка уенчылар киткәч, «ВКонтакте» һәм Telegram — реклама тарату өчен төп каналлар булып калды. Бу — иң тиз үсүче сегмент. Күпчелек реклама бюджетлары нәкъ менә шул платформаларга юнәлә», — диде Логунов.
Логунов сүзләренчә, Россия платформаларына күчү реклама таратучы компанияләрнең җаваплы мөнәсәбәте белән бәйле.
Моннан тыш, Логунов 2024 елда реклама бирүчеләр интернет-рекламага 859 миллиард сум акча тотканлыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, якынча 1,3 миллион реклама бирүче Рунетта 3,5 миллиардка якын креатив урнаштырган, диелә хәбәрдә.