Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумы уза

24ноябрьдән 26сына кадәр Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумы уза. Ул татар дөньясының эшлекле хезмәттәшлеген үстерүгә һәм элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иң зур халыкара чараларның берсе.

Җыенның төп максаты — татар эшмәкәрләрен, иганәчеләрен татар дөньясына якынайту. Әлеге исемлек Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмаларының тәкъдимнәре белән төзелә. Башка форумнардан аермалы буларак, бу җыен берничә эш юнәлешеннән тора.

Быел форумга 10 илдән, Россиянең 60 төбәгеннән 400дән артык эшмәкәр җыела. Катнашучылар салым сәясәте, ташламалар, субсидияләр, кредит сәясәте программалары, шулай ук социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышалар.

Сообщение Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумы уза появились сначала на Вести Татарстан.

Читайте на сайте