«Үрнәк гаилә, хыянәт, ике бала ятим»: ир хатынын балалары күз алдында үтергән

Карелиянең Кемь районы Рабочеостровск бистәсендә коточкыч фаҗига булган. Сишәмбе, 2 декабрьдә, кичен диңгезче булып эшләүче ир белән хатын арасында ызгыш купкан. Ир-ат кызларының күз алдында хатынына пычак кадаган. Укучы кыз, куркып, өйдән йөгереп чыгып киткән һәм күршеләргә ярдәм сорап кергән. Урынга полиция килеп җиткәндә, әниләре инде үлгән булган. Аның янында ир-атның мәете яткан. Ул үз-үзенә кул салган булырга мөмкин, дигән версия карала. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

«Ир-ат вахтада эштә булган чакта хатыны хыянәт иткән дип шикләнгән, шуңа күрә аңа пычак белән ташланган, дип фаразлана», – дип сөйләгән басмага чыганак.

Фаҗига факты нигезендә җинаять эше ачылган. Әмма суд эшне ябар, дип фаразлана, чөнки гаепләнүче кеше исән түгел. Ир белән хатынны икесен янәшә җирләгәннәр. Бистәдә яшәүчеләр, ул кичне гаиләдә чынлыкта ни сәбәпле тавыш чыкты микән, дип баш вата.

«Мондый хәл булыр дип, беребез дә уйламадык. Барыбыз да шок хәлендә. Гап-гади, нормаль гаилә иде. Хәтта үрнәк гаилә дип тә әйтергә була», – дип сөйләгән хатын-кызның иптәш хатыны.

«Ул бик тыйнак, тыныч хатын-кыз иде. Нинди хыянәт итеп йөрү? Аның мәшәкатьләре җитәрлек иде. Ул һәрвакыт тормышыннан канәгать булды. Гаиләсе нык һәм тату булуына сөенә иде. Иренең башына нинди ахмак нәрсәләр килгәндер...» – дигән хатын-кызның тагын бер танышы.

Ир белән хатынның 2 кызы ятим калган. Гаиләнең якыннары хәбәр иткәнчә, балаларны туганнары тәрбиягә алачак.

Читайте на сайте